2018 елның гыйнварында Бөгелмә ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2018 елның гыйнварында инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 117,687 мең кв. м. мәйданлы 21 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 22 очрагы ачыкланды. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар адресына инспекция тарафыннан 18 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 1 беркетмә рәсмиләштерелде. Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелгән һәм 2017 елда файдалануга тапшырылган торак йортлар тикшерелде. Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча муниципаль районнардагы башкарма комитетларның җитәкчеләре адресына хатлар юлланды.

 2018 елның гыйнварында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүе буенча 60 мәсьәләгә кагылышлы 53 мөрәҗәгать килде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 6сы урынга чыгып каралды, беренчел тикшерү уздырылганда 23 мөрәҗәгать каралды, 14 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде, 4 мөрәҗәгать ведомстволык буенча җибәрелде, 6 мөрәҗәгать каралу стадиясендә.

Шулай ук 2018 елның гыйнварында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 2 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 2 кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International