Нурлат ш. КФЙ белән идарә итү эшчәнлеген башкаручы оешмаларның вәкилләре катнашында өйрәнмә-семинар уздырылуы хакында

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 8 февралендә Чистай зонасы торак инспекциясе җитәкчесе в.б. тарафыннан Нурлат шәһәрендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар (ИК, ТМШ) өчен өйрәнмә-семинар үткәрелде.    

Семинарның төп максаты – идарәче оешмаларга лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү өчен зарури документларны тапшыру тәртибе турында хәбәр итү. Мондый укуларны уздыру зарурлыгы турында карар лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертелүе турында килгән күпсанлы гаризаларга бәйле рәвештә кабул ителде. Шул ук вакытта гаризаларны тапшыручы идарәче компанияләр тарафыннан күпсанлы җитешсезлекләр җибәрелә: гаризаларда кирәкле барлык белешмәләр дә күрсәтелми, асылда, күпчелек гаризаларда гариза тапшыручының лицензия номеры, идарә итү шартнамәсенең реквизитлары һ.б. күрсәтелми, шулай ук гаризага теркәлә торган, законнарда каралган һәм лицензияләр реестрына тиешле үзгәрешләрне кертү өчен кирәкле документлар исемлеге дә тулы булмый. Лицензияләр реестрына үзгәреш кертү өчен кирәкле документларны рәсмиләштергәндә моңа охшаш җитешсезлекләрне кисәтү максатларында идарәче оешмаларның җитәкчеләренә тиешле аңлатмалар бирелде.

Шулай ук семинарда идарәче оешмаларның 2017 ел өчен ТР ТФМ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен, чорларын, әлеге мәгълүматларның күләменә һәм төгәл булуына кагылышлы кагыйдәләрне үтәве өчен кирәкле чаралар күрү вазыйфасына кагылышлы мәсьәлә дә каралды.

Идарәче оешмалар тарафыннан кышкы шартларда күпфатирлы йортларның түбәләрен, өй кыекларын һәм балконнарын карап тотуга кагылышлы таләпләрнең үтәлеш мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде. Идарәче оешмаларның җитәкчеләренә, нормадан артык кар туплануны, бозлавыклар һәм боз сөңгеләре барлыкка килүне кисәтү максатларында, түбәләрне, өй кыекларын һәм балконнарны вакытында чистартып тору буенча чаралар күрү зарурлыгы турында аңлатмалар бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International