КШТИ тарафыннан җитешсезлекләр һәм түбәдән су үтүе ачыкланды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә (алга таба – Инспекция) Даурия урамы буенча 39 номерлы йортта яшәүчеләрдән түбәдәге төзексезлекләр һәм су үтү мәсьәләсенә кагылышлы күмәк мөрәҗәгать килде.

Йорт белән "Танкодром ТКХ" идарәче компаниясе ҖЧҖ идарә итә.

Урынга чыгып, идарәче компания вәкиле катнашында уздырылган тикшерү барышында уртак файдалану урыннарында (баскычлы җирләрдә, уртак коридорда, уртак кухняда һәм уртак бәдрәфтә) стенаның һәм түшәмнең юешләнүе ачыкланды. 5 нче катта урнашкан уртак коридор бүлмәсендә электр җайланмаларының (шкафның, үткәргечләрнең) юешләнүе күзәтелде.

Озак эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә тулаем алганда түбәнең физик яктан искерү җирлеге бар иде.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен "Танкодром ТКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә "Танкодром ТКХ" идарәче компаниясе" ҖЧҖ адресына 2018 елның 15 маена кадәр йорт түбәсен ремонтлау эшләрен уздыру күрсәтмәсе бирелде. 5 катта уртак файдалану урыннарында электр энергиясе бирүне торгызырга. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Казан шәһәре торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International