2018 елның август аенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның август аенда Чистай ЗТИ тарафыннан Чистай шәһәрендәге "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ һәм "Восток" ТМШ карата планлы тикшерүләр тәмамланды (2018 елның июлендә башланган иде), шулай ук Чистай шәһәрендәге "Красноармейская" ТМШ карата планлы тикшерү башланды.

 2018 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 57 тикшерү үткәрелде, аларның 44се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү прокуратура таләбе буенча һәм 12се ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2018 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чараларны үтәвенә мониторинг үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 257,08 мең кв. метр булган 82 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 197 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 48 күрсәтмә бирелде.

2018 елның августында Чистай ЗТИ гражданнардан 21 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 14се урынга чыгып тикшерелде, аларның 13е инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 3 беркетмә һәм РФ КоАП 9.16 ст. 5 өлеше буенча энергияне саклау турындагы законнарның таләпләрен бозган өчен 1 беркетмә төзелде. ЧЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 17 000 сумлык штрафлар рәвешендә вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту турында 4 карар чыгарылды.

Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Шулай ук сорала торган мәгълүматларның билгеләнгән срокта идарәче оешмалар тарафыннан тапшырылмаганы өчен РФ КоАП 19.7 ст. буенча 2 беркетмә төзелде. Аталган административ хокук бозу эшләре карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча җәмәгать судына җибәрелде.

2018 елның августында элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 10 мең сумлык штраф түләнде. 

Шулай ук 2018 елның августында, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 26.12.2008 N 294-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен тормышка ашыру кысаларында, зарури таләпләр бозылу очрагы буенча 3 беренчел тикшерү; юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә, 13 контрольлек чарасы уздырылды, законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 13 кисәтү бирелде.  

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елның август аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 261,8 мең сумлык эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International