"Уют" ТМШ тарафыннан Бөгелмә ЗТИ күрсәтмәсенең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2018 елның 26 октябре, җомга

Лениногорск районының Писмән ст., Үзәк урамы буенча 1, 2, 3, 4  номерлы күпфатирлы торак йортларны тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә ЗТИ инспекторы торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: цоколь өслеге җимерелгән; подъездларда цемент идәннәр бозылган; урыны-урыны белән тәрәзә уемнарында җитешсезлекләр бар; ишек уемнарының янтыклары төзек түгел; подъездларны төзәтү ешлыгы сакланмаган; подвал бүлмәсе чүпләнгән һәм пычрак; подвалга төшә торган урын җимерелгән; ишек уемнарындагы ярыклар төзек түгел. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен "Уют" ТМШ рәисенә күрсәтмәләр бирелде.

Күрсәтмәләр үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, алар үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә "Уют" ТМШ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча 4 беркетмә төзелде һәм административ эшләр, карап тикшерү өчен, ведомство карамагы буенча, Лениногорск районы җәмәгать судына җибәрелде. Җәмәгать суды карары белән "Уют" ТМШ административ хокук бозуда гаепле дип танылды, моның өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча җаваплылык каралган һәм 40 000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Җитешсезлекләрнең бетерлмәве аркасында, "Уют" ТМШ рәисенә яңа күрсәтмәләр бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International