Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеге турында мәгълүмат ачу таләпләрен үтәү буенча юридик затка планнан тыш тикшерү уздырылуы хакында

2018 елның 9 ноябре, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Вахитова, 14" ТМШ идарәче оешмасының "Торак-коммуналь хуҗалыгының дәүләт мәгълүмат системасы турында" 2014 ел, 21 июль, № 209-ФЗ федераль закон, Россия Элемтә министрлыгының һәм Россия Төзелеш министрлыгының "Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат җиткерүчеләр тарафыннан мәгълүматны урнаштыру составын, срокларын һәм ешлыгын раслау турында" 2016 ел, 29 февраль, №74 һәм № 114/пр боерыгы таләпләрен, 2017-2018 елларның хисап чорында идарәче оешма эшчәнлеге турындагы мәгълүматны торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (dom.gosuslugi.ru) урнаштыру таләпләрен үтәвенә тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында ачыкланганча, Түбән Кама ш., Вахитов пр., 16 һәм Түбән Кама ш., Вахитов пр., 14 адресларында урнашкан күпфатирлы йортларның техник сыйфатламалары турында мәгълүмат юк.

          "Вахитова, 14" ТМШ әлеге җитешсезлекләргә юл куйган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 статьясының 2 өлеше ("Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматны урнаштырмау, мәгълүматны тулы булмаган күләмдә урнаштыру яки төгәл булмаган мәгълүмат урнаштыру") буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Түбән Кама җәмәгать суды карары нигезендә идарәче оешма гаепле дип танылды, "Вахитова, 14" ТМШ адресына кисәтү белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International