Йорт эчендә газ белән тәэмин итү

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында йорт һәм фатир эче газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. Хокук бозу очрагы ачыкланган очракта, хезмәттән файдаланучыга җаваплылык йөкләнә. Кулланучылар булып гражданнар да, юридик затлар да тора ала: йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзүдән читләшкән өчен, әгәр мондый шартнамәне төзү зарури булса, бу очракта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 2 өлеше буенча җаваплылык күздә тотыла. Махсус оешма вәкиленә йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару өчен мөмкинлек тудырудан баш тарткан өчен РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча җаваплылык күздә тотыла. Торак урын милекчесе тарафыннан газдан файдалану җайланмасын ремонтлау, алга таба эксплуатацияләү өчен яраксыз газ җайланмасын алмаштыру буенча чаралар күрелмәү, шулай ук газ җайланмасын эксплуатацияләү срогы тәмамланганнан соң чаралар күрелмәү очракларында РФ кодексының 9.23 ст. 4 өлеше буенча җаваплылык каралган.

Шул ук вакытта йорт һәм (яки) фатир эче газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару сыйфатына карата таләпләр бозылганда яки йорт һәм фатир эче газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрендә каралган исемлеккә кертелгән эшләр башкарылмаганда, хезмәтләрне күрсәтүче як җаваплы була. Штраф санкцияләренең суммасы кулланучы өчен дә, тәэминатчы өчен дә 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Узган 2018 елда Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан газ җайланмасына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр башкару өчен махсус оешма вәкиленә мөмкинлек тудырмаган өчен газ белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдаланучыларга карата 4 административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International