Сак булыгыз – ташу!

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 елның 18 мартында Бөгелмә шәһәре прокуратурасында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны булдырмау мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә уздырылды.

Утырышны Бөглемә шәһәре прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Кузьмин Валерий Викторович ачып җибәрде. Аннан соң Бөгелмә муниципаль районының эрегән суларны чыгарып җибәрү чараларын гамәлгә ашыруга әзерлеге һәм 2019 елда язгы ташуга бәйле ихтимал гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм аның нәтиҗәсен йомшарту чаралары турында доклад белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Галиуллин Гадел Рөстәм улы чыгыш ясады. Ул үз докладында билгеләп узганча, язгы айлар һәрчакта да ташу белән бәйле хәлләрдә иң киеренке һәм ахырын алдан чамалап булмый торган, табигый холыклы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү чоры булып кала. 

Язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүне булдырмый калу чаралары турында Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә районындагы ДБ әйдәп баручы белгече Сергей Шаламов чыгыш ясады. Ул билгеләп узганча, Татарстанның көньяк-көнчыгышы, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы, кече елгалар булуы белән сыйфатлана һәм су табигый агызылганда, боз тыгылганда һәм туфрак туңганда, шуның аркасында суның туфракка начар сеңүе нәтиҗәсендә түбән урнашкан җирлекләрне су басу куркынычы яный. Шулай ук дамбаларны һәм плотиналарны агызып китү ихтималы да юк түгел. Бөгелмә муниципаль районында су басу Дала Зәе, Димескә елгаларының табигый ташуы аркасында булырга мөмкин, дип фаразлана. Су объектларында ташу кузгалу күренеше Бөгелмә муниципаль районында апрельнең беренче декадасында башланыр дип көтелә. Шул ук вакытта климат шартларына бәйле рәвештә әлеге сроклар 3-5 көнгә чигерелергә мөмкин.

Районда 20 буа исәпкә алынган. Аларның өчесенең торышы канәгатьләндерерлек түгел. Беренчел мәгълүматларга караганда, 3 торак пункт: шәһәр тибындагы Карабаш поселогының түбәнлектә урнашкан урыннары, Татар Димескәе авылы, Суык Чишмә авылы су басу ихтималы булган зонага эләгергә мөмкин. Фаразларга караганда, 289 кеше яши торган 143 шәхси йорт ташу күренеше иң начар дәрәҗәдә үсеш алачак зонада калачак. Шулай ук фаразланган су басу зонасына 25 баш исәбендә мөгезле эре терлек тә эләгергә мөмкин. Социаль-әһәмиятле объектлар, үләт базлары һәм биотермик чокырлар су басу зонасына эләкми.

Районда ташу башланачак срокларда: мартның соңгы көннәрендә һәм апрель аеның беренче декадасында ташу нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча тиешле хезмәтләрнең һәм оешмаларның гамәлләрен консолидацияләү өчен "Ташу-2019" планы эшләнгән. Ташуга каршы вәзгыятькә идарә итү һәм аны тикшерүдә тоту органнары оештырылган. Районда ташуга каршы инженерлык чараларын уздыру өчен дә, коткару эшләрен үткәрүгә дә көчләр дә, чаралар да җитәрлек. Шәхси составтан 83 кешелек һәм 34 берәмлек техникалы көчләр һәм чаралар төркеме планлаштырылган. Ташу төшеп, су баса торган территорияләрнең башлыкларына, шул исәптән Бөгелмә муниципаль районы хезмәтләре һәм җәлеп ителгән оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итеп, превентив чаралар уздыру буенча киңәшләр бирелгән.
Карабаш ш.т.п. һәм Татар Димескәе авылында яшәүчеләргә экстерн хәбәр бирү өчен ашыгыч хәбәр җиткерү системасы җайланмалары урнаштырылган. Әлеге система эшкә сәләтле. Халыкны эвакуацияләү зарурлыгы булган очракта, Карабаш поселогында һәм Татар Димескәе авылында вакытлыча урнаштырып тору пунктлары планлаштырылган. Эрегән кар суларын агызып җибәрү чараларын гамәлгә ашыру һәм табигый холыклы ихтимал гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен йомшарту чараларын үтәү кысаларында Бөгелмә муниципаль районының ГТХ һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы уздырылган, гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу һәм су баса торган территориядә халыкның яшәешен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексы билгеләнгән.

Хәзерге вакытта районда ташуга бәйле хәлләргә даими мониторинг ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International