Административ җаваплылыкка тарту турында.

2019 елның 19 апреле, җомга

Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ә атап әйткәндә, Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Үзәк урамы буенча 6 номерлы йортта түбәнең төзексезлеге һәм фатирларга су үтү күренешләре өчен "Дом" ТМШ идарә рәисе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.22 ст. буенча, 5000 сум күләмендә административ штраф салынып, торак инспекциясе тарафыннан җаваплылыкка тартылды.

  Шулай ук йорт белән идарә итүче "Дом" ТМШ оешмасына 2019 елның 19 июленә кадәр булган срокта Осиново бистәсенең Үзәк урамы буенча 6 номерлы йортта түбә катламындагы төзексезлекләрне бетерү һәм түбә белән вентиляция шахталарының баш өлеше тоташкан урыннарны тыгызлау күрсәтмәсе дә бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International