Йорт яны территорияләрен санитар чистарту чаралары.

2019 елның 25 мае, шимбә

Алабуга зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2019 елгы санитар-экологик икеайлык чорында йорт яны территорияләрен санитар чистарту буенча контроль гамәлгә ашырыла.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 21 мартындагы 567-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Алабуга ЗТИ тарафыннан 2010 елның 1 апреленнән башлап Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделеев районнарында 125 йорт яны территориясе йорт яны территорияләрен вакытында санитар чистартуны тәэмин итү өлешендә тикшерелде.
 

         Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына йорт яны территорияләрен санитар чистарту буенча торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының зарури таләпләре бозылуга юл куймау турында 6 кисәтү бирелде.

         2019 елның 16 маена булган мәгълүматларга караганда, инспекция тарафыннан бирелгән кисәтүләр үтәлгән.

         Алабуга ЗТИ тарафыннан санитар-экологик икеайлык чорында йорт яны территориясен санитар чистарту буенча контрольне гамәлгә ашыру чаралары дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International