"Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең Бөгелмә ЗТИ күрсәтмәләрен үтәү-үтәмәвен тикшерү нәтиҗәләре турында

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең Вахитов урамы буенча 4 нче күпфатирлы торак йортны тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: түбәдән су үтә иде. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешма җитәкчесенә күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең күрсәтмәне үтәмәве ачыкланды, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш, карап тикшерү өчен, Бөгелмә районы җәмәгать судына җибәрелде.

Хокук бозу бетерелмәгәнгә күрә, "Вахитова 4" күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәте рәисенә күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International