Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2019 елның 9 айлык эш нәтиҗәләре турында

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында үткәрелә торган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294 номерлы Федераль законны үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

        2019 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 8337,65 мең кв. м булган барлыгы 443 күпфатирлы йорт тикшерелде, шул исәптән план буенча тикшерүләрдә – 74 йорт (гомуми мәйданы 747,562 мең кв. м.), планнан тыш тикшерүләрдә 7590,09 мең кв. м. булган 369 йорт каралды.

        Барлыгы 1381 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 1210, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 134, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы буенча – 37.

         Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына инспекция тарафыннан 457 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 150 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 47, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 67. Күрсәтмәләрне билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. буенча 16 беркетмә төзелде.

        Барлыгы 1 690 800 сумлык штраф салынды, шуның 884 500 сумы – ТКЗТИ, 806 300 сумы – җәмәгать суды тарафыннан. 1 225 300 сумлык (салынган штраф суммасының 72,5%ы) штрафлар түләнгән.

 2019 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан зарури норматив таләпләр бозылуны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына зарури таләпләрне бозуга юл куймау турында 535 кисәтү кертелде, беренчел тикшерү уздыру кысаларында планнан тыш 114 тикшерү үткәрелде, юридик зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 16 чара үткәрелде.

        2019 елның 9 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 6 442,5 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International