Гражданнарның бозылган хокукларын торгызу турында

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Корабельная урамы буенча 13 нче йортта яшәүченең "кайнар су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте өчен түләү хисаплау тәртибе бозылуга карата мөрәҗәгатен карап тикшерде.

           Тикшерү материалларында билгеләнгәнчә, "Жильё" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Ккүпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылуга юл куйган, коммуналь ресурсларны исәпкә алуның хосусый приборларын урнаштыру мөмкинлеге булмаган күпфатирлы торак йортта (элеккеге тулай торакта) яшәүчеләргә ремонт һәм профилактика эшләрен уздыру өчен "кайнар су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәте күрсәтүне туктатып торган вакытларда әлеге хезмәт күрсәтү өчен түләү аны күрсәтүне туктатып торган чорларны исәпкә алмыйча, тулы күләмендә исәпләнгән.

          Тикшерү материаллары буенча "Жилье" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының "Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру" дигән 2 нче өлеше буенча, штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.  

          Идарәче компаниягә билгеләнгән тәртиптә җитешсезлекләрне бетерү һәм халыкка кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрне җиткермәү өчен элек исәпләнгән түләүне үзгәртеп хисаплау күрсәтмәсе бирелде.

          Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International