2019 елның ноябрендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2019 елда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4797,22 мең кв. метр булган 631 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормаларын үтәү буенча 884 хокук бозу очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 612 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 158 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 6, вазыйфаи затларга – 30, физик затларга – 122. 552 300 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Чынбарлыкта 542 300 сумлык штрафлар түләнгән.

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә 94 контрольлек чарасы  үткәрелде, законнардагы зарури таләпләр бозылуга юл куймау турында 80 кисәтү бирелде. 

        Атна саен Бөгелмә зонасы торак инспекциясе эше турындагы мәгълүмат ТР Дәүләт торак инспекциясенең рәсми сайтында урнаштырыла, 2019 елда 42 хәбәр бастырылды.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе биргән күрсәтмәләр буенча идарәче оешмалар тарафыннан 26834,413 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International