Фатирда дым һәм күгәрек булуы турындагы мөрәҗәгатьне карау турында

2020 елның 27 марты, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй шәһәренең Төзүчеләр урамы буенча 12 нче йортта яшәүченең кышкы вакытта диварның туңуына һәм фатир стеналарында күгәрек булуына бәйле мөрәҗәгате карап тикшерелде.

         Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә бәян ителгән хәлләр расланды, торак бүлмә почмаклары өслегендә күгәрек эзләре булуы ачыкланды. Шул ук вакытта фатирдагы җилләтү системасы эш хәлендә, чагыштырма дымлылык норматив параметрларга туры килә.

         Тикшерү нәтиҗәсендә һәм йортны техник карап тоту, йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үз вакытында чаралар күрү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе идарәче компаниясе» ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше («Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру») буенча инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

         «Зәй шәһәре торак-коммуналь хуҗалык идарәсе идарәче компаниясе» ҖЧҖ адресына инспекция тарафыннан 104 нче номерлы фатирның тышкы стенасын махсуслаштырылган оешма көче белән тикшерү, җитешсезлекләр ачыкланган очракта чаралар күрү, фатирны җылылык изоляциясе материаллары белән тышлау күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International