"Милекче көне" проекты

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Милекче көне 2024 елда 13 апрельдән 13 июньгә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә уза.

Бу чорда идарәче оешмалар милекчеләрнең гомумйорт җыелышларын читтән торып, ТКХ ДМС аша тавыш бирү рәвешендә үткәрәчәк.

Милекчеләр көн тәртибе белән таныша, материалларны өйрәнә һәм «Госуслуги.Дом» кушымтасында яки ТКХ ДМС шәхси кабинетында уңайлы вакытта тавыш бирә алачак.

Проектны Россия Төзелеш министрлыгы һәм Россия Цифр министрлыгы ярдәмендә «Мәгълүмат системасы операторы» АҖ үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International