Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе кандидатлар туплавы турында
ИГЪЛАН ИТӘ
аналитика һәм контроль секторының 1 разрядлы өлкән белгече.
Квалификация таләпләре:
- урта һөнәри белем булуы;
- мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендәге күнекмәләр, шул исәптән компьютерның эчке һәм периферия җайланмалары, мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр, шул исәптән «Интернет» челтәре белән эшләү, мәгълүмат базалары белән эшләү, электрон почта белән идарә итү, текст редакторында эшләү; электрон таблицалар белән эшләү, электрон документларда график объектларны куллану.
Вазыйфаи бурычлары:
1) Мәгълүмат системалары белән идарә итү;
2) Җыелма хисаплар әзерләү;
3) ТР ДТИ рәсми сайтында мәгълүматны контрольдә тоту һәм урнаштыру;
Хезмәт хакы:
20 000 сум – 40 000 сум.
Эш вакыты:
Биш көнлек эш атнасы.
Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.
Элемтә өчен телефон (факс): (843) 222-02-73.