Әлмәт муниципаль районында идарәче компанияләрнең җитәкчеләре белән киңәшмә узды

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин муниципалитетта булып узган киңәшмәдә идарәче компанияләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Аркадьевич Крайнов катнашты.

Киңәшмәне ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин ТКХ өлкәсенең иң “хисчән” һәм “чирле” өлкә булуы турында искәртте. Айрат Ринат улы билгеләп узганча, атна саен гражданнарны шәхсән кабул иткәндә аңа ТКХ хезмәтләренә багышланган һәм идарәче компанияләрнең эше канәгатьләндерерлек булмау турындагы мәсьәләләр белән киләләр.

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Аркадьевич Крайнов үзенең чыгышында торак законнарындагы яңа үзгәрешләр турында сөйләде. “Яңа үзгәрешләр белән тулырак итеп таныштыру, шулай ук күпфатирлы йортларда милекчеләрнең гомуми җыелыш беркетмәсен дөрес итеп рәсмиләштерү кирәклеге турында аңлату, аларга нинди кушымталар кирәген күрсәтү – безнең максат шул бүген”, – диде ул. Моннан тыш, Сергей Аркадьевич 1 апрельгә кадәр һәркем аннан ирекле файдалана алсын өчен ТР Торак фонды мониторингы мәгълүмат порталында (http://mgf.tatar.ru) мәгълүмат урнаштыру кирәклеге турында да искәртте. Шушы теманы дәвам иттереп, район башлыгы Айрат Хәйруллин идарәче компанияләрнең җитәкчеләренә йортларның мәгълүмати стендларында  күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту буенча эшләрнең һәм хезмәтләрнең исемлеге турында мәгълүмат бирергә кушты. Айрат Ринат улы билгеләп узганча, ТОСларда уза торган җыелышларның эчтәлеге канәгатьләндерерлек түгел.

Киңәшмәдә боз сөңгеләре белән көрәш мәсьәләсе дә күтәрелде, яз җитү белән аларның саны арта. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Аркадьевич Крайнов идарәче компанияләрне катнаштырмыйча гына йортларга карата инспекция тикшерүләре үткәрелүе турында кисәтте. Шәһәрдә яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә яный торган боз сөңгеләре ачыкланган очракта административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

Киңәшмәдә Казандагы бер идарәче компаниянең җитәкчесе чыгыш ясады, ул эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Михаил Рожков әлеге өлкәдә 2004 елдан бирле эшли. “Безнең стратегия – халык түли торган максималь күләмдәге хезмәтләрне күрсәтү. Карны механика ярдәмендә җыештырабыз, ишегалларының машина йөри торган өлешендә генә түгел, ә тротуарларны да асфальт күренгәнчегә кадәр чистартабыз. Элек бу эшкә ишегалды җыештыручыларны җәлеп итә идек, хәзер исә коммуналь техника сатып алдык, ул 2,5 ел дәвамында үз бәясен аклый”, - диде ул.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Айрат Ринат улы Казандагы күп кенә ишегалларының чыннан да яхшы торышта булуын, тротуарлардан йөргәндә куркыныч янамавын билгеләп узды. “Безгә кемнән үрнәк алырга бар. Без үз шәһәребезнең патриотлары булырга тиеш, безнең максат – халыктан килгән шикаятьләр санын азайту. Идарәче компанияләрне контрольдә тотуның иң яхшы рәвеше – иҗтимагый контроль”, – дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International