“Торак-коммуналь хезмәтләре” темасына хокукый белемнәр мәктәбе

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагында Россия пенсионерларының Татарстан республикасы буенча берләшмәсенең “Өченче яшь” университеты тыңлаучылары өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узды. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – өлкән гражданнар, алар өчен хокукый белем алу аеруча зур әһәмияткә ия.

Кеше хокуклары өлкәсендә белем алу һәм мәгърифәтләнү хокук бозуларны кисәтүнең, гражданнарның хокукый мәдәниятен формалаштыруның нәтиҗәле системасын төзү өчен кирәкле шарт булып тора. Шулар белән берлектә, килгән шикаятьләргә, массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәгълүматларга Вәкаләтле вәкил тарафыннан ясалган анализ кешенең һәм гражданның хокуклары һәм иреге өлкәсендәге белем дәрәҗәсенең элеккегечә түбән калуы турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә  Вәкаләтле вәкил юридик белемнәрне таратуга, гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгын арттыруга булышучы халык өчен Хокукый белемнәр мәктәбен уздыруны дәвам итә.

Дәрес торак-коммуналь хезмәтләргә багышлана. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тыңлаучыларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе буенча чакырылган экспертлар белән таныштырып, дәресне башлады. Дәрестә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең вәкиле Әлфия Габдрахманова катнашты, ул тыңлаучыларны күпфатирлы һәм торак йортларда торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсендәге законнарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең ТКХ өчен түләүләрнең нигезле булу-булмавын тикшерү бүлеге башлыгы Алсу Камалова катнашты.

Тыңлаучылар алдында сәламләү сүзләре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев чыгыш ясады. Лекция тәмамлангач дәрескә җыелучылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны җиткерделәр. Әйтик, аларны өлкән категория гражданнары өчен спорт һәм мәдәният объектларының үтемлелек мәсьәләләре, ә атап әйткәндә, аларга бушлай яки ташламалы йөри алу мөмкинлеге, эшли торган пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү һ.б. бик күп нәрсә борчый иде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагындагы Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе, әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, 2016 елның 15 апрелендә 15.00 сәгатьтә “Торак-коммуналь хезмәтләр (дәвамы)” темасына узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International