Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә хокук бозуларга юл куймау турында идарәче оешмаларга карата профилактик чаралар

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар тарафыннан торак законнары таләпләрен, хезмәт күрсәтелә торган күпфатирлы йортларны йогышсызландыру чараларын үткәрү, санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү өлешендә, Алабуга зонасы торак инспекциясе 5 идарәче компания һәм 2 торак милекчеләре ширкәте адресына 27 кисәтү чыгарды.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы оешмалар (идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре) буенча контрольлекне көчәйтү өчен хезмәт күрсәтүче 8 оешма адресына торак пунктларның ачык урыннарында һәм күпфатирлы йортларда яңа короновирус йогышы таралуга юл куймау максатында дезинфекция чаралары үткәрү буенча тәкъдимнәр белән Алабуга ЗТИ тарафыннан профилактик хатлар җибәрелде.

Бирелгән кисәтүләрнең үтәлеше инспекция контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International