«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең дөреслеге турында

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә авыл җирлекләрендәге торак пунктларда яшәүчеләрдән «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең нигезле булуына карата мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә.

Гражданнар үз шикаятьләрендә чүпнең фактта чыгарылмавы, шул ук вакытта түләү исәпләнелүе хакында күрсәтә.

Шулай итеп, Түбән Кама районының Яңа Минькино авылындагы 2нче Луговая һәм Луговая урамы буенча шәхси йортларда яшәүчеләрнең «каты коммуналь калдыклар белән эш итү» хезмәте өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә карата күмәк мөрәҗәгатен караган вакытта инспекция, әлеге торак пунктта юл булмавы сәбәпле, 2019 елда аталган урамнарда яшәүчеләргә бу хезмәтнең күрсәтелмәгән булуын ачыклады, шул ук вакытта 2020 елның февралендә барлык милекчеләргә дә өстәмә түләү суммалары хисапланган.

Хәзерге вакытта бу йортларда яшәүчеләргә 26 162,20 сум күләмендә хокуксыз нигездә исәпләнгән түләүләр гамәлдән чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International