«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ карата административ практика

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендәге «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортны «Уютный двор» ҖЧҖ идарәсенә тапшыру буенча лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү һәм 2020 елның 30 сентябреннән башлап «Ремжилстрой» идарәче компаниясен лицензияләр реестрыннан төшереп калдыру турында 2020 елның 18 сентябрендәге карарының гамәлдә булуын туктатып тору турында Татарстан Республикасы Арбитраж судына үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. 2020 елның 28 сентябрендә әлеге үтенечне карап, Татарстан Республикасы Арбитраж суды аны канәгатьләндерү өчен нигез тапмаган һәм баш тарткан.

«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе бәхәс ителә торган карарны гамәлдә түгел дип таныган очракта, шул исәптән суд яклавы кебек законда каралган ысулларны файдаланып та, тәэмин итү чаралары күрелмәвенең алга таба юкка чыгарып булмый торган хәлләр башлануына сәбәпче булачагы турында таныклый торган, ягъни гариза бирүчегә шактый зыян салынуын раслый торган нинди дә булса дәлилләр китермәгән. Зыянның әһәмияте һәм аның исәпләмәсе буенча тиешле дәлилләр булмаган очракта, мондый зыянны бәяләве мөмкин түгел. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан шулай ук суд актын үтәүнең кыен яисә мөмкин булмавына, шулай ук тәэмин итү чаралары күрелмәгән очракта мөрәҗәгать итүченең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кичекмәстән торгызу өчен каршылыклар булуына кагылышлы дәлилләр дә китерелмәгән. ТР Дәүләт торак инспекциясенең бәхәс ителә торган карарының гамәлдә булуын туктатып тормау нәтиҗәсендә тискәре күренешләр барлыкка киләчәге турындагы күзаллау тиешле тәэмин итү чараларын күрү өчен һичшиксез нигез була алмый.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды фикеренчә, мөрәҗәгать итүче тәэмин итү чарасы кабул ителмәгән очракта, РФ Административ-процессуаль кодексында күрсәтелгән нәтиҗәләр барлыкка килүе турында таныклый торган дәлилләрне китермәгән.

ТР Арбитраж судының 2020 елның 28 сентябрендәге билгеләмәсенә бер ай эчендә Унберенче арбитраж апелляция судына шикаять бирелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International