Капиталь ремонт программасын үтәү турында

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2020 елда Азнакай муниципаль районында – 67 эш төре буенча 31 йортта, Баулы муниципаль районында – 50 эш төре буенча 10 күпфатирлы йортта, Ютазы муниципаль районында 10 эш төре буенча 10 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләрен уздыру планлаштырылган булган. Капиталь ремонт эшләрен башкарганда 16 йортта җылылык белән тәэмин итү системасын, 17 йортта салкын су белән тәэмин итү системасын, 9 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын, 18 йортта ташландык су агызу системасын, 10 йортта электр энергиясе белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 17 йортта түбәне ремонтлау, 30 йортта фасадны төзекләндерү гамәлгә ашырылган. 

Төзү-монтажлау эшләре буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турындагы актлар килештерелде: Азнакай районы буенча – 88,583372 мең сумлык 94; Баулы районы буенча – 36,754531 мең сумлык 62, Ютазы районы буенча – 20,095243 мең сумлык 10.

Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары буенча барлык капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортларны файдалануга тапшыру актлары имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International