Түбән Кама шәһәренең Химиклар проспекты буенча 9 номерлы торак йортта яшәүченең 173 нче фатирда башкарыла торган үзгәртеп планлаштыру эшләренең хокуклы булу-булмавына кагылышлы мөрәҗәгатен карау нәтиҗәсендә, Россия Дәүләт төзелеш министрлыгының 27.09.2003 ел, №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу факты ачыкланды, атап әйткәндә: фатирны үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору эшләре билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алмыйча башкарылган.
Әлеге җитешсезлекләргә юл куйган торак урын милекчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 «Күпфатирлы йортларда торак урыннарны үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштыру» статьясының 2 өлеше буенча 2500 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Аңа гамәлгә ашырылган үзгәртеп планлаштыруны законда билгеләнгән тәртиптә килештерү яки торак урынны беренчел халәтенә китерү күрсәтмәсе бирелде.