«Туган тел һәм халыклар бердәмлеге» темасына эссе конкурсы

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планын үтәү йөзеннән, «Туган тел һәм халыклар бердәмлеге» темасына эссе конкурсы үткәрелде.

Конкурста Чистай РТИ хезмәткәрләре катнашты, алар ачык, эчтәлекле эсселәр әзерләде, каралган темага төгәл карашларын белдерде. 

Рус һәм татар телләрендә эссе язган әйдәп баручы белгеч – эксперт Газизҗан Зәкиҗан улы Хатыймов җиңүче булып танылды.

Мондый чаралар уздыру милли мәдәниятне саклап калуга, милләтара аралашу культурасын үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International