Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе төп хезмәткәр булмаган чорда, конкурс процедураларын үткәрмичә генә, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә дәгъвачыларны сайлап алуы турында игълан итә

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә исәпләнгән түләүләр бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты

 

Квалификация таләпләре: Бүлекнең әйдәп баручы белгеч-эксперты вазыйфасына дәүләт граждан хезмәте стажына яисә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажына карата таләпләр куелмый.

Әйдәп баручы белгеч-эксперт түбәндәгеләргә ия булырга тиеш:

- компьютер белән эшләү күнекмәләре;

- интернет белән эшләү күнекмәләре;

- электрон почта белән эшләү күнекмәләре;

- текст редакторында эшләү күнекмәләре;

- электрон таблицалар белән эшләү күнекмәләре;

- белешмәләр базаларында эшләү күнекмәләре;

- электрон документларда график объектлардан файдалану күнекмәләре.

 

Вазыйфаи бурычлар:

1)      күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда торак урыннарның милекчеләренә (файдаланучыларга) торак урын һәм коммуналь хезмәтләр (коммуналь ресурслар) өчен түләү хисаплау тәртибенә карата торак законнары таләпләре үтәлешенә контрольлек буенча ТР ДТИ эшчәнлеген оештыра һәм районара торак инспекцияләре, үзәк инспекторлык бүлеге, Казан шәһәре торак инспекциясе эшчәнлеге эшчәнлеген координацияли;

2)      коммуналь хезмәтләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү чикләмәләре үтәлешенә карата торак законнары таләпләре үтәлешен контрольдә тоту буенча ТР ДТИ эшчәнлеген оештыра һәм районара торак инспекцияләре, үзәк инспекторлык бүлеге, Казан шәһәре торак инспекциясе эшчәнлеге эшчәнлеген координацияли;

3)      торак-коммуналь хезмәтләр (коммуналь ресурслар) өчен исәп-хисап ясау өлкәсендә торак законнарындагы мәҗбүри таләпләр, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 28 мартындагы 253 номерлы карары белән расланган коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурсларга исәп-хисап ясауга карата таләпләр үтәлешен контрольдә тоту буенча ТР ДТИ эшчәнлеген оештыра һәм районара торак инспекцияләре, үзәк инспекторлык бүлеге, Казан шәһәре торак инспекциясе эшчәнлеге эшчәнлеген координацияли;

4)      күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар, торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән торак урыннар милекчеләре өчен торак урынны карап тоткан өчен түләү күләменең нигезлелегенә карата торак законнары таләпләре үтәлешенә һәм мондый түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары үтәлешенә контрольлек буенча ТР ДТИ эшчәнлеген оештыра һәм районара торак инспекцияләре, үзәк инспекторлык бүлеге, Казан шәһәре торак инспекциясе эшчәнлеге эшчәнлеген координацияли;

5)      бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча ТР ДТИ контроль (күзәтчелек) эшчәнлеген камилләштерүдә катнаша;

6)      бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча мәгълүмат, статистика, аналитика һәм башка материалларны җыю һәм исәпкә алуда катнаша;

7)      бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча мәгълүмат, аналитика, статистика һәм башка материаллар әзерләүдә катнаша;

8)      гамәлдәге законнар нигезендә, бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләрне үз эченә алган физик затлар, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар мөрәҗәгатьләрен (мәгълүматларны), кергән материалларны (мәгълүматларны һ.б.) карауны гамәлгә ашыра;

9)      ТР ДТИ җитәкчесе яки аның вазыйфаларын башкаручы зат һәм аның урынбасарлары үткәргән киңәшмәләрдә катнаша, киңәшмәләргә бүлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат һәм материаллар әзерләүдә катнаша;

10)    бүлекнең эш нәтиҗәләре буенча хисаплар әзерләүдә катнаша;

11)    документларны рәсмиләштерүгә карата таләпләр үти;

12)    үз компетенциясе кысаларында карарлар кабул итә һәм документларны имзалый;

13)    торак инспекциясе, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар һәм башка оешмалар адресына бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча мәгълүмат хатлары әзерли;

14)    бүлек хезмәткәрләре эшчәнлеген билгели торган вазыйфаи регламентларны эшләүдә катнаша;

15)    бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча ТР ДТИ структур бүлекчәләре белән оештыру-методик хезмәттәшлекне гамәлгә ашыра;

16)    бүлек компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча районара торак инспекцияләренә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә;

17)    вазыйфаи бурычлар нигезендә документлар әйләнешен алып бара;

 

Хезмәт хакы:

Хезмәт хакы 16 000 – 20 000 сум чикләрендә булырга мөмкин (класс чинын, дәүләт граждан хезмәте стажын исәпкә алып). Уртача еллык күләме 32000 сумнан башлана.

 

 

Эш вакыты:

Биш көнлек эш атнасы:

Дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8.30 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр,

төшке аш 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Җомга: 8.30 сәгатьтән 16.15 сәгатькә кадәр, төшке аш: 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

 

Гарантияләр:

  1. Тулы социаль пакет (Пенсия фондына, социаль иминият фондына, медицина иминияте фондына салымнар күчерү);
  2. Дәүләт граждан хезмәткәрләрен ел саен диспансеризацияләү;
  3. Дәүләт граждан хезмәткәрләренең гомерен ел саен иминиятләштерү;
  4. Хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре түләнә;
  5. Ел саен отпуск (30 календарь көне), эшләгән еллар өчен отпуск, уку өчен кирәкле отпуск (сессия), йөклелек һәм бала тудыру һәм 30 яшенә җиткәнчегә бала карау буенча отпуск бирелә.
  6. Татарстан Республикасы бюджеты хисабына дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен өч елга бер тапкыр күтәрү;
  7. Карьера үсеше (вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс процедураларында катнашу яки югарыдагы вазыйфага кадрлар резервы);
  8. 16 яшькә кадәрге балалары булган аналарга айга 1 мәртәбә эш буш вакыт бирелә;
  9. Социаль ипотека буенча фатир алу мөмкинлеге (теркәлү буенча үз администрацияңдә чиратка басу).

 

Эшкә алганда кирәкле документлар исемлеге:

Теләк белдергән гражданин түбәндәге документларны һәм материалларны тапшыра:

1) шәхси гариза;

2) үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета, фоторәсемнәр (өч фото 2,5 x 3,0 һәм ике фото 4x6 – төсле, почмагы булмаган, ак фонлы, ялтыравыклы булмаган кәгазьдә);

3) паспорт күчермәсе (фото, прописка, 19 бит) яки аны алмаштыра торган документ күчермәсе;

4) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенең иминият таныклыгы күчермәсе;

5) физик затны Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә кую турында таныклык күчермәсе (ИНН);

6) хәрби исәпкә алу документлары – хәрби бурычлылар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен;

7) медицина полисы күчермәсе;

8) гражданинда граждан хезмәтенә керүгә яисә аны узуга комачаулык итүче авыруларның булмавы турында документ (№001-ДС/у формасы «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә керүгә яисә аны узуга комачаулаучы авыру булуы (булмавы) турында медицина учреждениесе бәяләмәсе»);

9) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслый торган документлар:

а. хезмәт кенәгәсенең күчермәсе (хезмәт (хезмәт итү) эшчәнлеге беренче тапкыр башкарыла торган очраклардан тыш) яисә гражданинның хезмәт (хезмәт итү) эшчәнлеген раслаучы башка документлар;

б. һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирелүе турында документлар күчермәләре.

Нотариаль яки кадр хезмәтләре тарафыннан эш (хезмәт итү) урыны буенча таныкланган документларның күчермәләре; 

10) керемнәр турында, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр;

11) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (3 данә);

12) типлаштырылган йөкләмә;

13) автобиография.

 

 

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International