2022 елга законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын профилактикалау программасы проекты ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елга законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычларын профилактикалау программасы проекты ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды

 

ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлегенә карата төбәк дәүләт лицензия контроле вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасы проекты эшләнде һәм иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылды. Әлеге эш «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге  248-ФЗ номерлы федераль законның 44 статьясы һәм «Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә контрольдә тотыла торган барлык затлар тарафыннан зарури таләпләрне намус белән үтәүгә этәргеч ясау, зарури таләпләрне бозуга һәм (яисә) закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерә (зыян сала) торган шартлар турында зарури таләпләрне контрольдә тотучы затларга җиткерү, аларны үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудыру максатларында гамәлгә ашырыла.

Программа проекты «КФЙ белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлегенә төбәк дәүләт лицензия контроле» бүлегенең «Мәҗбүри таләпләр бозылуны профилактикалау» бүлекчәсендә урнаштырылган

Программа проектына карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булган очракта, аларны, «2022 елга программа проекты» тамгасы белән, ТР Дәүләт торак инспекциясенә tatgi@tatar.ru электрон адресына җибәрүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International