Лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми кулланылыштагы урыннарында тәмәке тарткан өчен штраф

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

2013 елның 1 ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлешендә каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде. Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була. Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан 2022 елның 1 гыйнварыннан 1 августына кадәрге чорда РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тарафыннан Административ хокук бозу турында РФ кодексының 6.24 ст. 1 өлеше буенча төзелгән 112 административ материал карап тикшерелде. Әлмәт районара торак инспекциясе җитәкчесе тарафыннан 59 000 сумлык административ штраф билгеләү турында 118 карар чыгарылды.

 Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 83 административ материал инспекция тарафыннан Әлмәт муниципаль районнары Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International