Лицензиатлар игътибарына! Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Игътибар!

Исегезгә төшерәбез, лицензияләренең вакыты 2023 елның 10 гыйнварында гамәлдән чыга торган идарәче компанияләргә лицензияләрнең срогын озайту турында ТР ДТИ гариза бирергә кирәк.

Гаризалар бирү вакыты – 2022 елның 10 октябреннән 31 октябренә кадәр.

Әлеге чорларда гариза бирү лицензияләрнең гамәлдә булу вакытын озайту өчен төп критерийларның берсе булып тора. ТР ДТИ  гариза бирү графигын үтәү турында сорый.

Шул ук вакытта гариза белән нинди дә булса документларны тапшыру күздә тотылмый. Лицензиянең гамәлдә булу чорын озайту өчен дәүләт пошлинасы түләнми.

ТР ДТИ игътибар юнәлтә: лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза бирүнең өстенлекле ысулы булып Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша бирү тора (http://uslugi.tatarstan.ru/) (алга таба – Республика порталы).

Әлеге сылтама ТР ДТИ рәсми сайтында (https://gji.tatarstan.ru/): Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе - Дәүләт хезмәтләре - Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү дигән бүлектә урнаштырылган.

Югарыда күрсәтелгән бүлектә «Гаризаларның бланклары» өстәмә битендә лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гариза бланкының формасы урнаштырылган. Мәгълүмат тутырганда Республика порталында тутырылган гаризаны PDF форматында беркетергә кирәк. Әгәр гариза Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең (функцияләрнең) бердәм порталы аша бирелсә (http://www.gosuslugi.ru/) гариза PDF форматында шулай ук беркетелә.

Лицензиатларга карата куела торган таләпләр турындагы мәгълүмат лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту өчен идарәче оешмалар адресына җибәрелде һәм ТР ДТИ сайтында «Документлар - Мәгълүмати хатлар» бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International