Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен линия эше турында

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу һәм электр энергиясенә, җылылык энергиясенә, газга, салкын суга, кайнар суга, ташландык су агызуга, каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләренә билгеләнгән тарифларны куллану мәсьәләләре буенча «Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен линия» (843) 236-36-36 ачылды.

«Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен линия»нең эш режимы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр). Эш вакыты булмаган чорда телефон линиясе мөрәҗәгатьләрне теркәү режимында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International