ИГЪТИБАР! Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның лицензияләренең гамәлдә булу вакыты 2023 елның 1 июненә кадәр озайтылды

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

«Россия Федерациясе Торак кодексының 201 статьясына һәм «Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 21 ноябрендәге 463-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә  2018 елның 11 гыйнварына кадәр бирелгән лицензияләрнең гамәлдән чыгу вакыты 2023 елның 11 гыйнварыннан 2023 елның 1 июненә кадәр кичектерелә. Кабул ителгән үзгәреш 2022 елның 11 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

Гариза бирү срокларын уздырып җибәргән лицензиатлар лицензиянең гамәлдә булу срогын озайту өчен лицензиянең гамәлдә булу вакыты узган көнгә кадәр кимендә 60 эш көне алдан яисә 45 эш көне узганчы, ягъни 2023 елның 2 мартыннан 24 мартына кадәр ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар.

2022 елның октябрендә лицензияне озайту өчен мөрәҗәгать иткән һәм бу эштә кире кагылган лицензиатлар, ачыкланган бозуларны бетергәннән соң,  лицензиянең гамәлдә булу срогын законда билгеләнгән срокта озайту турында гариза белән шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International