Панельләр арасындагы җөйләрнең герметик булмавы турында

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Корабельная урамындагы 54 нче йорт фатирында стенада ярык булу сәбәпле, салкын һаваның торак бинага керүенә кагылышлы мөрәҗәгатьне карады.

2023 елның 20 гыйнварында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында ачыкланганча, тышкы һава температурасы минус 70С, торак биналарда һава температурасы норматив таләпләргә туры килә. Шул ук вакытта эчке һава температурасы һәм тышкы стеналарның эчке өслеге температурасы арасындагы аерма торак биналар өчен рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән артык булуы ачыкланды (СНиП 23-02-2003 «Биналарның җылылыгын саклау»).

Түбән Кама районара торак инспекциясенең «РСК» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына кертелгән гомумйорт милкен тоту буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турындагы кисәтүе буенча, хокук бозулар бетерелде.

«РСК» ҖЧҖ идарәче компаниясе төзелеш оешмасы – төзүчене җәлеп итеп, гарантия йөкләмәләрен үтәү кысаларында бозулар бетерелгән: фатирның эчке ягындагы стена панеленә агымдагы ремонт башкарылган, стена панеленең җылылык саклау үзлекләре торгызылган. Эшләрнең үтәлеше гариза бирүче тарафыннан расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International