ТР ДТИ тарихы

ТР ДТИ барлыкка килүгә һәм аның үсешенә бәйле төп вакыйгалар.

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе дәүләт учреждениесен теркәү турында" 1995 елның 20 гыйнварындагы 1130-р номерлы боерыгы нигезендә, Татар торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү берләшмәсе тарафыннан гамәлгә куелган "Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе" дәүләт учреждениесе теркәлә.

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турында" 1998 елның 26 маендагы 286 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Татар җитештерү берләшмәсе дәүләт учреждениесенең Дәүләт торак инспекциясе Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе итеп (алга таба – ТР ДТИ) үзгәртелә.

         Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаментының "Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясен сертификацияләү турында" 1998 елның 18 августындагы 133 номерлы карары нигезендә, ТР ДТИ халыкка сыйфат стандартлары таләпләренә җавап бирә торган торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтелгәндә, кемнеке булуына бәйсез рәвештә торак фондыннан файдаланганда һәм аны карап тотканда гражданнарның һәм дәүләтнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре тәэмин ителүне контрольдә тотучы дәүләт органы булып тора.

         ТР ДТИ – Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең республика дәүләт торак күзәтчелеге функцияләрен гамәлгә ашыручы вәкаләтле башкарма органы булып тора:

 – дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, шулай ук юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар тарафыннан торак законнары, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында законнар нигезендә милекчелек формаларына бәйсез рәвештә торак фондыннан файдалануга һәм аны саклауга карата билгеләнгән таләпләрнең, шул исәптән торак урыннарга, алардан файдалануга һәм аларны карап тотуга карата, күпфатирлы йортларда (алга таба – КФЙ) биналарның милекчеләренең гомуми мөлкәтеннән файдалануга һәм аны карап тотуга карата билгеләнгән таләпләрнең бозылуын кисәтү, ачыклау һәм чикләү өлкәсендә;

– күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау фондын формалаштыруга карата билгеләнгән таләпләрнең бозылуын кисәтү, ачыклау һәм чикләү юнәлешендә;

– күпфатирлы йортларга идарә итүне гамәлгә ашыручы, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау, күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча хезмәтләр күрсәтүче һәм (яки) эшләр башкаручы юридик затларны, шәхси эшкуарларны, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек башкаручы коммерциясез махсус оешмаларны оештыруга һәм аларның эшчәнлегенә карата билгеләнгән таләпләрнең бозылуын кисәтү, ачыклау һәм чикләү өлкәсендә, коммуналь хезмәтләргә гражданнар кертә торган түләү күләмен үзгәртүгә карата чикләүләрне, энергетика нәтиҗәлелеге һәм күпфатирлы йортлардагы биналарны һәм торак йортларны кулланылучы энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү таләпләрен, социаль кулланылыштагы найм йортларында торак урыннары бирүгә карата таләпләр (алга таба – зарури таләпләр) бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләү өлкәсендә, шулай ук күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеген лицензияләүне гамәлгә ашыручы махсус оешмаларга карата күрсәтелгән затларны оештыру һәм аларга тикшерүләр уздыру, ачыкланган бозуларны чикләү һәм (яки) бетерү буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган чараларны күрү һәм зарури таләпләр үтәлешен системалы күзәтү, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, юридик затлар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар тарафыннан үзләренең эшчәнлекләрен башкарганда зарури таләпләр үтәлеше торышына анализ ясау һәм фаразлау юлы белән лицензия контролендә тоту юнәлешендә.

         Күзәтчелек функцияләре ТР ДТИ тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы карарында (2014 елның 30 октябрендәге үзгәрешләре белән) расланган формаларда, шулай ук законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

         Лицензия контроле документар тикшерүләр, урынга чыгып планлы һәм планнан тыш тикшерүләр рәвешендә гамәлгә ашырыла.

         Дәүләт торак күзәтчелеге формалары булып торак фондын саклау буенча чаралар үтәлешен карау, тикшерү һәм мониторинглау тора.

 2018 елга ТР ДТИ структурасы:

  1. Җитәкчелек;
  2. Үзәк инспекторлык бүлеге;
  3. Торак фондын капиталь ремонтлауны тикшерүдә тоту бүлеге;

3.  Хокук идарәсе;

4.  Торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге;

5. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нигезлелеген тикшерү бүлеге;

6. Кадрлар бүлеге;

7. Бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге;

8. Контроль-аналитика бүлеге;

9. Мәгълүматлаштыру секторы;

10. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм эш башкару бүлеге;

11. Административ-хуҗалык эшчәнлеге һәм дәүләт сатып алулары бүлеге;

12. Казан шәһәре торак инспекциясе;

13. Әлмәт зонасы торак инспекциясе;

14. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе;

15. Алабуга зонасы торак инспекциясе;

16. Түбән Кама зонасы торак инспекциясе;

17. Чаллы зонасы торак инспекциясе;

18. Чистай зонасы торак инспекциясе.

 

ТР ДТИ корпоратив чаралары: ТР Дәүләт торак инспекциясенең төп әһәмиятле һәм истәлекле даталары турында мәгълүмат.

       20.11.1995 – Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе төзелә;

01.07.1997– Түбән Кама зонасы торак инспекциясе оештырыла;

20.08.1997 – Бөгелмә зонасы торак инспекциясе төзелә;

24.09.1997 – Алабуга зонасы торак инспекциясе оештырыла;       

02.02.1998 – Әлмәт зонасы торак инспекциясе оештырыла;

03.08.1998 – Яр Чаллы зонасы торак инспекциясе төзелә;

19.04.1999 – Чистай зонасы торак инспекциясе оеша;           

01.12.1999 – Казан шәһәре торак инспекциясе оештырыла.

1966 елдан башлап СССРда июльнең дүртенче якшәмбесендә Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне бәйрәм ителә башлый.

         1988 елның ноябрендә СССР законнарына һөнәри бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга кагылышлы кайбер үзгәрешләр кертелә. Шул вакыттан бирле коммуналь хезмәткәрләр, сәүдә хезмәткәрләре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләре өчен бәйрәм көне мартның өченче якшәмбесенә күчерелә. Аннан соңгы, 2013 елда булган үзгәрешләр Сәүдә көнен аерым бәйрәм буларак аерып чыгаруга кагыла. Шул ук вакытта Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү хезмәткәрләре көне үзгәрешсез кала, элеккеге кебек үк, март аенда билгеләп үтелә.

Соңгы яңарту: 2020 елның 2 сентябре, 14:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International