Административ хокук бозу турында карарларга шикаять белдерү тәртибе

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 31.1 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше буенча карар законлы көченә керә:

1) административ хокук бозу эше буенча карарга шикаять белдерү өчен билгеләнгән срок чыкканнан соң, күрсәтелгән карарга шикаять яисә ризасызлык белдерелмәгән булса;

2) шикаять, ризасызлык буенча карарга шикаять белдерү өчен билгеләнгән срок чыкканнан соң, әгәр күрсәтелгән карарга шикаять яисә ризасызлык белдерелмәгән булса, карар нигезендә алдан чыгарылган карар гамәлдән чыгарылу очракларыннан тыш;

3) шикаять, ризасызлык буенча шикаять белдерелә алмый торган карар чыгарылганнан соң кичекмәстән, карар нигезендә алдан чыгарылган карар гамәлдән чыгарылу очракларыннан тыш.

Административ хокук бозуларга кагылышлы эшләр буенча карарларның законлы көченә керү тәртибе эшнең кем тарафыннан каралуына бәйле.

Әгәр эш судныкы булмаган орган (вазыйфаи зат) тарафыннан каралса, аның карарына – район судына (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.1 ст. 1 өл., 2, 3 п.п.), ә шикаять буенча кабул ителгән район суды судьясы карарына иң югары торучы судка, ягъни өлкә судына яки аңа туры килә торган тиешле башка судка (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.9 ст. 1 һәм 2 өл.) шикаять бирелергә мөмкин.

Әгәр эш җәмәгать судьясы яки район суды судьясы тарафыннан каралса, аның карарына, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.2-30.8 статьяларында билгеләнгән тәртиптә, фәкать югары судка гына шикаять бирелергә мөмкин: димәк, йә район судына, йә өлкә яки аңа тиешле башка судка (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.1 ст.1 өл. 1 п.).

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.3 ст. 1 өл. каралганча, административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карар күчермәсе алынган яки тапшырылган көннән башлап ун тәүлек эчендә шикаять бирелергә мөмкин.

РФ Югары Суды Пленумының "Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексын кулланганда судларда барлыкка килә торган кайбер мәсьәләләр турында" 2005 елның 24 мартындагы 5 номерлы карарының 33 пунктыннан күренгәнчә, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларга шикаять бирүнең һәм бу карарларның законлы көченә керүнең тәртибе бар, алар эшнең кайсы орган тарафыннан каралуына бәйле. Әгәр эш административ хокук бозулар турындагы эшләрне карап тикшерүгә вәкаләтле орган (вазыйфаи зат) тарафыннан каралса, аның карарына район судына шикаять белдерелергә мөмкин. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.9 ст. 1 һәм 2 өлешләре нигезендә, район суды судьясының мондый карарга шикаять буенча кабул ителгән карарына шикаять югары судка белдерелергә мөмкин.

Юридик зат яки эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына гамәлгә ашыручы зат тарафыннан кылынган административ хокук бозу эше буенча административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерүгә вәкаләтле орган (вазыйфаи зат) тарафыннан яки Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.1 ст. 3 өлеше нигезендә арбитраж суды тарафыннан чыгарылган карарга РФ АПК нигезендә арбитраж судына шикаять белдерелә ала.

Юридик зат яисә шәхси эшкуар тарафыннан кылынган административ хокук бозу эше буенча гомуми юрисдикция суды судьясы тарафыннан чыгарылган карарга Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  30.1 ст. 1 өл. 1 пункты нигезендә гомуми юрисдикциядәге югары судка шикаять бирелергә мөмкин.

Димәк, әгәр беренче инстанциядә эш җәмәгать судьясы тарафыннан каралса, шикаять буенча район суды карары чыгарылган көнендә законлы көченә керәчәк, ә вазыйфаи зат карарына карата шикаять буенча район суды карарына аның күчермәсе алынган (тапшырылган) көннән соң ун тәүлек эчендә Федерация субъекты дәрәҗәсендәге судка шикаять бирергә мөмкин.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 30.1 статьясындагы 1.1 өлеше нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 28.3 статьясына туры китереп, административ хокук бозу турында беркетмә төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларга судья тарафыннан административ хокук бозу эше буенча чыгарылган карарга югары торучы судка шикаять бирү хокукы бирелде. Мондый затларга хокук бозуны ачыклаган органның теләсә кайсы вазыйфаи заты һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 28.3 статьясы нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар (бу беркетмәне турыдан-туры, бер өлешен төзүче дә) керә. Әмма аталган вазыйфаи затлар әлеге карарга күзәтчелек тәртибендә шикаять бирү хокукына ия түгел (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.12 статьясы).

Административ хокук бозу эше буенча карар чыгарган вазыйфаи зат әлеге карарга белдерелгән шикаять буенча судья карарына, шул исәптән күзәтчелек тәртибендә, югары судка шикаять белдерү хокукына ия (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 30.9 статьясындагы 5 өлеше, 30.12 статьясының 4 өлеше).

Соңгы яңарту: 2019 елның 25 июне, 11:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International