Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауга кагылышлы мәсьәләләр

ТОРАК УРЫН ҺӘМ КОММУНАЛЬ ХЕЗМӘТЛӘР ӨЧЕН ТҮЛӘҮ ХИСАПЛАУГА КАГЫЛЫШЛЫ СОРАУЛАР

 

Сорау: Турыдан-туры идарә ителә торган күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре буенча гомумйорт чыгымнары ничек түләнә?

Җавап: Турыдан-туры идарә ителә торган йортта коммуналь хезмәтләрне башкаручы булып ресурс белән тәэмин итүче оешма тора, ул, 354 номерлы кагыйдәләрнең 40 пункты нигезендә, күпфатирлы йортта барлык кулланучыларга коммуналь хезмәт өчен түләүләр хисапларга тиеш, мондый түләү эченә бинада кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм күпфатирлы йортка конкрет ресурс белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан бирелә торган ресурс төренә туры китереп, гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән ресурсларга түләү керә, алар 354 номерлы кагыйдәләрдә күрсәтелгән формулаларны кулланып исәпләп чыгарыла.

 

Сорау: Татарстан Республикасы Югары Суды апелляция инстанциясенең Гражданлык эшләре буенча суд коллегиясенең 2012 елның 23 августындагы апелляция билгеләмәсе белән счет-фактурага гомумйорт (күмәк) исәпкә алу приборларына агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү өчен түләүне кертү законлы түгел дип танылды. Әмма идарәче компания әлеге түләүләр суммасын «Йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен агымдагы ремонтлау» маддәсенә керткән.

Җавап: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары белән күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре расланган. Әлеге Кагыйдәләр нигезендә, күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборлары күпфатирлы йортның гомуми милеге составына кертелә (керә). РФ Торак кодексының 39 статьясындагы 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту чыгымнары йөкләнгән. Йортның гомуми исәпкә алу приборларына даими хезмәт күрсәтү һәм, кирәк булганда, агымдагы ремонт таләп ителә. Әлеге эшләр шартнамә (түләүле) нигезендә махсуслаштырылган оешма тарафыннан башкарыла. Күпфатирлы йортлардагы гомумйорт исәпкә алу приборларына техник хезмәт күрсәтү чыгымнарын агымдагы ремонтның һәм инженерлык системаларына техник хезмәт күрсәтүнең гомуми бәясенә кертү нигезле булып тора.

 

Сорау: Күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборлары күрсәткечләренең төгәллегенә (коммуналь ресурсны куллануны исәпкә алуның дөреслегенә) карата шик бар. Гомумйорт исәркә алу приборын тикшерү ни хисабына башкарыла?

Җавап: Коммуналь ресурсны исәпкә алуның күмәк (гомумйорт) приборы гомумйорт милке булып тора. Коммуналь ресурсны исәпкә алуның күмәк (гомумйорт) приборын тикшерү күпфатирлы йорт биналарының милекчеләре хисабына, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм агымдагы ремонтлау чыгымнарын каплап башкарыла.

 

Сорау: Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү булмаганда кайнар су белән тәэмин итү өчен түләү ничек исәпләнә һәм ни өчен ай саен кайнар су белән тәэмин итүгә тариф үзгәрә?

Җавап: Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин ителмәгән очракта кайнар су белән тәэмин итү өчен түләү күләмен исәпләү тәртибе Коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 54 пунктында тора. Ике өлешне үз эченә алган тарифларны кулланганда, түләү күләме аларның һәрберсе буенча түләүләр суммасы рәвешендә исәпләнә. Шулай итеп, кайнар су белән тәэмин итү хезмәте өчен бәя түбәндәгеләрдән килеп чыга:

- кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен кулланыла торган (исәпкә алу приборлары буенча билгеләнгән) салкын суга тарифка тапкырланган салкын су күләме;

- җылылык энергиясе тарифына тапкырланган җылылык энергиясен куллану күләменең норматив әһәмиятенә (җылылык исәпләгеч күрсәткечләре буенча) кадәр кулланылган җылылык энергиясен куллану күләме.

Кайнар су белән тәэмин итү ихтыяҗлары өчен кулланыла торган салкын суның күләме даими булмаганын исәпкә алып (һәр ай саен салкын суның төрле күләме кулланыла), җылылык өчен җылылык энергиясенең төрле күләме дә таләп ителә. Моннан тыш, хәтта кайнар су кулланылмаса да, аны җылыту таләп ителә, чөнки су циркуляциясе вакытында торбаүткәргечләр һәм сөлге киптерү җайланмалары аша җылылык югала. Ай саен 1 куб.м кайнар су бәясе үзгәрә. Кайнар су белән тәэмин итүнең 1 куб.м бәясен исәпләү идарәче компания (ТМШ, ТТК) тарафыннан коммуналь ресурсларның кулланылган күләме һәм әлеге коммуналь ресурсларны тәэмин итүчеләр өчен расланган тарифлар нигезендә һәр йорт өчен аерым рәвештә башкарыла. Йорт кайнар су белән тәэмин итү өчен кулланыла торган җылылык энергиясен хакыйкый куллануны күрсәтә торган исәпкә алу приборы (җылылык исәпләгеч) белән тәэмин ителгән очракта, җылылык өчен хакыйкый куллану күләме кулланыла. Мондый исәпкә алу приборы булмаган очракта, кайнар су белән тәэмин итүгә кулланыла торган җылылык энергиясе күләме куллану нормативлары буенча билгеләнә.

 

Сорау: Идарәче оешма коммуналь ресурсларны исәпкә алуның аерым приборлары куелмаган фатирда хакыйкый яшәү актын төзергә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләргә хокуклымы?

Җавап: РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) 56 пункты нигезендә, әгәр кайнар суны һәм (яки) салкын суны, яки электр энергиясен исәпкә алу буенча аерым һәм (яки) гомуми (фатир) приборы куелмаган торак урыныннан вакытлыча яши торган кешеләр файдаланса, ул вакытта мондый торак урынында күрсәтелә торган тиешле коммуналь хезмәт төре өчен түләү күләме торак урында даими һәм вакытлыча яшәүче кешеләр исәпбенә карап исәпләп чыгарыла. Шул ук вакытта, коммуналь хезмәтнең тиешле төре өчен түләүне исәпләү максатларында, кулланучы, әгәр ул әлеге торак бинада рәттән 5 көннән артык торса, торак урынында вакытлыча яшәүче дип санала.

354 номерлы кагыйдәләрнең 56 (1) статьясы нигезендә, торак урын салкын суны, кайнар суны, электр энергиясен һәм газны исәпкә алуның аерым яки гомуми (фатир) приборы белән җиһазландырылмаган булса һәм хезмәтләрне башкаручы затта торак урында  даими (вакытлыча) яшәү урыны буенча яки тору урыны буенча теркәлмәгән кешеләрнең вакытлыча яшәп торуы турында белешмәләр булса, ул вакытта башкаручы торак урынында вакытлыча яшәүче гражданнарның санын билгеләү турында акт төзергә хокуклы. Әлеге акт башкаручы һәм кулланучы тарафыннан имзалана, кулланучысы актны имзалаудан баш тартса, – башкаручы һәм кимендә 2 кулланучы һәм ширкәт яки кооператив оештырылмаган күпфатирлы йорт советы әгъзасы тарафыннан имзалана, әгәр күпфатирлы йорт белән идарә итү ширкәт яки кооператив һәм мондый ширкәтнең яки кооперативның идарә органы тарафыннан идарәче оешма белән идарә итү турында шартнамә төзелгән булса.

Бу актта аны төзү датасы һәм вакыты, торак урын милекчесенең (даими яшәүче кулланучының) фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, аның яшәү урыны, вакытлыча яшәүче кулланучыларның саны турында белешмәләр, шулай ук аларның яши башлаган көнен ачыклау мөмкинлеге булса һәм торак урын милекчесе (даими яшәүче кулланучы) тарафыннан актны имзалау шарты белән, аларның яши башлаган көне күрсәтелә. Әгәр торак урыны милекчесе (даими яшәүче кулланучы) актка кул куюдан баш тартса яки торак урыны милекчесе (даими яшәүче кулланучы) акт төзегәндә торак урынында булмаса, бу актта тиешле билге ясала. Башкаручы актның 1 нөсхәсен торак урын милекчесенә (даими яшәүче кулланучыга) тапшырырга тиеш, ә мондый актны алудан баш тарткан очракта, билге ясала.

Күрсәтелгән акт аны төзегәннән соң 3 көн эчендә башкаручы тарафыннан эчке эшләр органнарына җибәрелә. 

 

Сорау: Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә нәрсә керергә тиеш?

Җавап: Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы Россия Федерациясе Торак кодексының  (алга таба – РФ ТК) 154 ст. билгеләнгән. Күрсәтелгән хокукый норма нигезендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) торак урынны карап тоту өчен түләү, аңа күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм агымдагы ремонтлау өчен түләү, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланыла торган салкын су, кайнар су, электр энергиясе өчен, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында агып җыела торган суларны чыгару өчен түләү керә (алга таба – күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланыла торган коммуналь ресурслар) (идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары яки башка кулланучы кооперативлары тарафыннан идарә ителә торган күпфатирлы йортлар өчен);

2) капиталь ремонтка кертелә торган түләү (күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре өчен);

3) коммуналь хезмәтләр өчен түләү;

4) торак урыннан файдаланган өчен түләү (наемга алган өчен түләү) (социаль наем шартнамәсе буенча яисә дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урынын наемга алу шартнамәсе буенча биләп торган торак урын наемы өчен түләү).

 

Сорау: Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү буенча бурыч кайчан барлыкка килә?

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 153 ст. 2 пункты нигезендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертү бурычы түбәндәгеләрдә барлыкка килә:

1) мондый шартнамә төзелгәннән соң социаль наем шартнамәсе буенча торак урынны наемга алучыда;

1.1) социаль файдаланудагы торак фондының торак урынына наем шартнамәсе буенча торак урынын наемга алучыда, әлеге шартнамәне төзегәннән соң;

2) тиешле аренда шартнамәсе төзелгән мизгелдән дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урынын арендага алучыда;

3) дәүләт яисә муниципаль торак фондының торак урыны буенча наем шартнамәсе нигезендә торак урынын наемга алучыда, мондый шартнамә төзелгәннән соң;

4) торак кооперативы әгъзасында, торак кооперативы тарафыннан торак урын бирелгән мизгелдән башлап;

5) әлеге Кодексның 169 статьясындагы 3 өлешендә билгеләнгән кагыйдәләрне исәпкә алып, бина милекчесенең мондый бинага милек хокукы барлыкка килгән мизгелдән башлап;

6) төзүчедән (күпфатирлы йорт төзелешен тәэмин итүче заттан) аңа күпфатирлы йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт биргәннән соң әлеге йортта тапшыру акты яисә тапшыру турындагы башка документ буенча тапшырылган көннән соң, аны кабул иткән затларда;

7) төзүчедә (күпфатирлы йорт төзүне тәэмин итүче затта), күпфатирлы йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелгән вакыттан башлап әлеге, тапшыру акты яки тапшыру турында башка акт нигезендә бүтән затларга тапшырылмаган торак йорттагы биналарга карата. 

 

Сорау: Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме ничек исәпләнә?

Җавап: РФ Торак кодексының 157 статьясындагы 1 өлеше нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме, исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча билгеләнә торган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып, ә алар булмаса - Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан раслана торган коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнә. Күпфатирлы йортларда үзләренә караган урыннарны кулланыла торган суны, электр энергиясен исәпкә алу приборлары белән җиһазлау буенча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән йөкләмәсе булган һәм биналары мондый исәпкә алу приборлары белән тәэмин ителмәгән биналарның милекчеләре өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү исәпләгәндә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә һәм тәртиптә тиешле коммуналь хезмәте төрен куллану нормативына карата арта баручы коэффициентлар кулланыла.

РФ ТК 157 ст. 2 өлеше нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан федераль законда билгеләнгән тәртиптә куелган тарифлар буенча исәпләнә

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән.

 

Сорау: Коммуналь ресурсларга тарифларны кем билгели?

Җавап: Коммуналь ресурсларга тарифлар дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендәге законнар нигезендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан федераль законнарда каралган тәртиптә билгеләнә. Татарстан Республикасында коммуналь ресурсларга тарифлар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 ел, №468 карары белән расланган Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасында тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендәге вәкаләтле орган булып тора. Кабул ителгән тарифлар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында  kt.tatarstan.ru «Тарифлар» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

Сорау: Коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын кем билгели?

Җавап: РФ ТК 157 ст. нигезендә, коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативлары Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан раслана.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәсьәләләре» 2005 елның 6 июлендәге 313 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы турындагы нигезләмәнең 3.3.4 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын һәм күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында кулланыла торган коммуналь ресурсларның нормативларын (газ белән тәэмин итү һәм электр энергиясе белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау өлешендә – 2018 елның июленнән башлап) раслау өчен вәкаләтле булган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы булып тора.

Татарстан Республикасы муниципаль районнары (шәһәрләре) өчен күпфатирлы һәм торак йортларда салкын су, кайнар су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 21.08.2012 ел, №131/о боерыгы белән расланган.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 21.08.2012 ел, № 132/о боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасында җылыту буенча коммуналь хезмәт күрсәтүне куллану нормативлары расланган.

Югарыда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында minstroy.tatarstan.ru «Торак-коммуналь хуҗалык» бүлегенең «Торак-коммуналь хехмәтләр өчен түләүләр исәпләү һәм аларны халык тарафыннан түләү» бүлекчәсендә танышып чыгарга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның 24 июленә кадәр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 15 июнендәге 468 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты турындагы нигезләмә нигезендә, электр һәм газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын расларга вәкаләтле дәүләт хакимияте органы булып  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тора иде.

Шуңа бәйле рәвештә, электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүне куллану нормативлары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан электр энергиясен куллану нормативларын һәм күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту максатларында электр энергиясен куллану нормативларын раслау турында»07.10.2016 ел, № 6-79/ТП карары белән расланган.

Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүне куллану нормативлары Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә халык тарафыннан газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын раслау турында»16.08.2012 ел, № 4-1/э  карары белән расланган.

 

Сорау: Күпфатирлы йортта торак урынны карап тоту өчен түләү күләме кем тарафыннан билгеләнә?

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 156 ст. 7 өлеше нигезендә торак милекчеләре ширкәте яки торак кооперативы яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы төзелмәгән күпфатирлы йортта торак урынын карап тоту өчен түләү күләме РФ ТК 45-48 ст. билгеләнгән тәртиптә үткәрелә торган мондый йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында билгеләнә, күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланыла торган коммуналь ресурсларга түләү чыгымнары күләменнән тыш, ул РФ ТК 156 ст. 9.2 өлеше нигезендә билгеләнә. Күпфатирлы йортта торак урынны карап тоткан өчен түләү күләме идарәче оешма тәкъдимнәрен исәпкә алып ачыклана һәм кимендә бер еллык чорга билгеләнә.

РФ ТК 156 ст. 8 өлеше нигезендә торак милекчеләре ширкәте яки торак кооперативы яки башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы әгъзаларының мәҗбүри түләүләр һәм (яки) кертемнәре күләме, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау чыгымнарын түләүгә бәйле рәвештә, торак милекчеләре ширкәте идарәсе органнары яки торак милекчеләре ширкәте уставы яисә торак кооперативы уставы яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы уставы нигезендә, торак милекчеләре ширкәте идарәсе органнары яки башка махсус кулланучылар кооперативы уставы нигезендә билгеләнә.

РФ Торак кодексының 158 статьясындагы 4 пункты нигезендә, әгәр күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре аларның гомуми җыелышында күпфатирлы йортта торак урынын карап тоту өчен түләү күләмен раслау турында карар кабул итмәсә, мондый түләү күләме җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнә.

РФ ТК 156 ст. 3 өлеше нигезендә торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү), социаль наем шартнамәләре һәм дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урыннарын наемга алу шартнамәләре буенча торак урыннарын наемга алган өчен түләү күләме һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар кабул итмәгән торак урын милекчеләре өчен торак урынын карап тоту өчен түләү күләме җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.

 

Сорау: Күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тотканда һәм файдаланганда кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләү күләме ничек исәпләнә?

Җавап: Россия Федерациясе Торак кодексының 156 ст. 2 өлеше нигезендә КФЙ торак урынны карап тоту өчен түләү составында КФЙ гомуми милекне куллану һәм карап тоту өчен кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләүгә гражданнарның һәм оешмаларның чыгым күләмен билгеләү күмәк (йортның гомуми) исәпкә алу приборы булган очракта КФЙ гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланыла торган тиешле коммуналь ресурслар төрен куллану буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан раслана торган нормативыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары билгеләгән тарифлар буенча, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборы күрсәткечләренә карап, мондый чыгымнар күләмен яңадан исәпләп гамәлгә ашырыла. КФЙ коммуналь ресурсларны һәм коммуналь хезмәтләр куллануны исәпкә алуның автоматлаштырылган мәгълүмат-үлчәү системасы белән тәэмин итү очрагы искәрмә булып тора, бу очракта гражданнарның һәм оешмаларның КФЙ гомуми милекне куллану һәм карап тоту барышында кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләүгә КФЙ торак урыннарын карап тотуга түләү составындагы чыгымнарының күләме, әлеге исәпкә алу системасында күрсәткечләрне берьюлы алу мөмкинлеге тәэмин ителү шарты белән, әлеге система күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә, шулай ук КФЙ биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында КФЙ гомуми милекне куллану һәм карап тоту барышында кулланыла торган коммуналь ресурсларга түләү өчен КФЙ торак урынны карап тоту өчен түләү составында гражданнарның һәм оешмаларның чыгымнары күләмен түбәндәгечә билгеләү турында карар кабул итү очрагы искәрмә булып тора:

1) КФЙ гомуми милекне куллану һәм карап тоту барышында кулланыла торган коммуналь ресурсларны куллану буенча уртача айлык күләмгә карап, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборы күрсәткечләренә карап, мондый чыгымнар күләмен яңадан исәпләүне гамәлгә ашырып;

2) күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнә торган коммуналь ресурсларны куллану күләменә карап, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән тарифлар буенча.

РФ ТК 156 ст. 9.3 өлеше нигезендә (2017 елның 29 июлендәге ред.), исәпкә алуның күмәк (гомумйорт) приборы булмаса КФЙ гомуми милекне кулланганда һәм карап тоту барышында кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен түләүдә КФЙ торак урынны карап тоту өчен түләү составында гражданнарның чыгымнары күләме КФЙ гомуми милекне куллану һәм карап тоту барышында кулланыла торган тиешле коммуналь ресурслар төрен куллану буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә раслана торган нормативларына карап, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан билгеләнгән тарифлар буенча билгеләнә.

 

Сорау: Идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары 2017 елның гыйнварыннан башлап гомуми милекне карап тоту максатларында кулланыла торган коммуналь ресурслар өчен кайсы нигездә халыкка түләү билгели?

Җавап: 2017 елның гыйнварына кадәр, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында кулланылган коммуналь ресурслар өчен түләү коммуналь хезмәтләр өчен түләү чикләрендә исәпләнә иде.

РФ ТК 154 ст., 156 ст. 9.2 өлеше нигезендә, 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту максатларында кулланылган коммуналь ресурслар өчен түләү (күпфатирлы йортта гомуми милекне җылытуга кулланыла торган җылылык энергиясенә булган түләүдән тыш), идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары тарафыннан идарә ителә торган күпфатирлы йортлар өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү составыннан торак урынны карап тоту өчен түләү составына күчерелде.

 

Сорау: Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документында нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиеш?

Җавап:  354 номерлы кагыйдәләрнең 69 пункты белән түләү документы формасына һәм аны тутыру тәртибенә карата таләпләр билгеләнгән.

Шулай итеп, әлеге хокукый норма нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә түләү документында түбәндәгеләр күрсәтелә:

а) торак (торак булмаган) бинаның почта адресы, бина милекчесе (милекчеләре) турында белешмәләр (юридик затның исеме яки физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме), ә дәүләт һәм муниципаль торак фондларының торак урыннары өчен –  торак урынны наемга алучы турында белешмәләр (наемга алучы затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме);

б) башкаручының исеме (юридик затның атамасы яки физик затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме), аның банк счеты номеры һәм банк реквизитлары, адресы (урнашу урыны), элемтә өчен телефон номерлары, факс номерлары һәм (булган очракта) электрон почта адресы, Интернет челтәрендә башкаручының сайты адресы;

в) түләүле коммуналь хезмәт күрсәтүнең һәр төренең атамасы, тиешле коммуналь ресурсның һәр төренә тарифлар (бәяләр) күләме, коммуналь ресурсларның күләмнәрен (санын) үлчәү берәмлеге (кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр өчен исәпләмләрдә кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү максатларында кулланыла торган салкын су компонентыннан һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү максатларында кулланыла торган җылылык энергиясе компонентыннан торган тарифлар кулланылган очракта, – һәр компонентның күләме, кайнар су һәм җылылык энергиясе күләмен (санын) натураль зурлыкларында үлчәү берәмлекләре);

г) хисап чорында торак (торак булмаган) урында кулланучыга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең һәр төренең күләме һәм әлеге Кагыйдәләр нигезендә билгеләнгән коммуналь хезмәтләрнең һәр төре өчен түләү күләме;

г(1)) әлеге Кагыйдәләрнең 42 пунктында каралган арттырулы коэффициент күләме, тиешле коммуналь хезмәт өчен түләү хисаплаганда шундый арттырулы коэффициент кулланылган очракта, шулай ук тиешле коммуналь хезмәт өчен арттыру коэффициентын исәпкә алмыйча мондый коммуналь хезмәт өчен исәпләп чыгарылган түләү күләменнән арттыру коэффициентын кулланып исәпләнгән түләүне арттыру күләме;

д) әлеге Кагыйдәләрдә каралган очраклар өчен хисап чорында гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең һәр төренең күләме һәр кулланучыга карата һәм әлеге Кагыйдәләр нигезендә билгеләнгән мондый коммуналь хезмәтләрнең һәр төре өчен түләү күләме;

е) күпфатирлы йортта әлеге Кагыйдәләрдә каралган очракларда күпфатирлы йортта күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең һәр төренең гомуми күләме, хисап чорында тиешле коммуналь ресурсның күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборы күрсәткечләре, күпфатирлы йортта барлык торак һәм торак булмаган биналарда күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең һәр төренең суммар күләме, җылылык һәм (яки) кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт башкарганда башкаручы тарафыннан кулланылган коммуналь ресурсның һәр төре (үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү һәм (яки) кайнар су белән тәэмин итү булмаган очракта);

ж) нигезләрне күрсәтеп, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләү (өстәү яки киметү) күләме турында белешмәләр, түбәндәгеләргә бәйле рәвештә:

вакытлыча яшәүче кулланучылар тарафыннан торак урыннардан файдалану;

коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта һәм (яки) билгеләнгән озынлыгыннан артып киткән тәнәфесләр белән күрсәтү;

аерым һәм (яки) гомуми (фатир) исәпкә алу приборлары куелмаган торак урынында кулланучының вакытлыча булмавы;

башкаручы тарафыннан кулланучыга федераль законнарда, коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алган шартнамәдә һәм әлеге Кагыйдәләрдә билгеләнгән неустойкаларны (штрафларны, пеняларны) түләү;

әлеге Кагыйдәләрдә билгеләнгән башка нигезләр;

з) алдагы хисап чорлары өчен кулланучының башкаручыга карата булган  бурычының күләме турында белешмәләр;

и) коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә субсидияләр һәм ташламалар бирү турында белешмәләр (субсидияләр һәм компенсацияләр бирүгә күчкәнче яисә акчалата формада гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең башка чараларын күрсәтү);

к) әлеге Кагыйдәләрнең 72 һәм 75 пунктлары нигезендә кулланучыга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләүне ваклату һәм (яки) кичектерү турында белешмәләр;

к(1)) ГОСТ Р 56042-2014 каралган штрихлы кодлар (торак милекчеләре ширкәте яки торак коопартивы яисә махсус кулланучылар кооперативы тарафыннан идарә ителә торган күпфатирлы йортта, шулай ук күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә итү очрагында биналарның милекчеләре тарафыннан түләү документында ГОСТ Р 56042-2014 каралган штрихлы кодларны күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул ителгән очракта, мондый штрихлы кодлар түләү документында күрсәтелмиләр);

л) әлеге Кагыйдәләр, электр энергиясен (егәрлек) куллануның социаль нормасын билгеләү һәм куллану тәртибен җайга салучы норматив актлар һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәләрне үз эченә алган шартнамә нигезендә түләү документларына кертелергә тиешле башка белешмәләр. 

 

Сорау: Торак урынны карап тоту өчен түләү хисаплаганда нинди мәйдан кулланылырга тиеш?

Җавап:  Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен милекчегә түләү хисаплау өчен нигез булган башлангыч документ булып тиешле урынга милекчелек хокукын таныклый торган документ тора.

Милек хокукы турында таныклыкта бинаның гомуми мәйданы турында мәгълүмат бар, ул башлангыч зурлык булып тора һәм бина милекчесенә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплаганда файдаланылырга тиеш.

РФ ТК 15 ст. 5 өлеше нигезендә торак урынның гомуми мәйданы, гражданнар тарафыннан торак урында яшәү белән бәйле көнкүреш һәм башка ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен билгеләнгән, шул исәптән, балконнар, лоджияләр, верандалар һәм террасалардан тыш, ярдәмче файдаланудагы биналар мәйданы суммасыннан тора.

Күрсәтелгән хокукый норма нигезендә, әгәр гражданин РФ ТК үз көченә кергәннән соң, ягъни 2005 елның 1 мартыннан соң торак урынга хокукны рәсмиләштерсә, милек хокукы турындагы таныклыкта күрсәтелгән гомуми мәйданында балконнар, лоджияләр, верандалар һәм террасалар мәйданы юк.

Әгәр гражданин РФ ТК үз көченә кергәнче (ягъни 2005 елның 1 мартына кадәр) торак урынга хокукны сатып алган яки рәсмиләштергән булса, милек хокукы турындагы таныклыкта күрсәтелгән гомуми мәйдан балконнар, лоджияләр, верандалар һәм террасалар мәйданын да үз эченә ала.

Гомуми мәйданның әлеге (арттырылган) күләме торак урын һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү документларында күрсәтелсә, бина милекчесенә бинаның мәйданын үзгәртү өчен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм күпфатирлы йорт белән идарә итүче оешмага РФ ТК 15 ст. 5 өлеше нигезендә торак урынның гомуми милеге турында билгеләнгән белешмәләрне үз эченә алган милек хокукы турында таныклыкны тапшырырга кирәк.

 

Сорау: Аерым исәпкә алу приборларын тикшерү мәҗбүриме һәм аерым исәпкә алу приборларын кайсы оешмалар тикшерә?

Җавап:  РФ ТК 157 ст., «Энергияне сак тоту турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 261-ФЗ номерлы федераль закон) 13 ст., 354 номерлы кагыйдәләрнең 80 пункты нигезендә торак урында яки күпфатирлы йортның гомуми милегенә карамаган торак булмаган урында (алга таба – торак булмаган урын) кулланучыга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр күләмен (санын) исәпкә алу аерым исәпкә алу приборларын кулланып гамәлгә ашырыла, шул ук вакытта 354 номерлы кагыйдәләрнең 42 (1) пунктында җылылык буенча коммуналь хезмәт күләмен исәпкә алу үзенчәлекләре билгеләнгән.  Шуның белән берлектә, 261-ФЗ номерлы федераль законның 13 ст. 2 өлеше нигезендә кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу приборлары законнарда билгеләнгән тәртиптә файдалануга тапшырылырга тиеш.

Исәпкә алу приборларын кулланып коммуналь хезмәтләрне исәпкә алу тәртибе, исәпкә алу приборларының торышын һәм аларның күрсәткечләрен алуның дөреслеген тикшерү нигезләре һәм тәртибе 354 номерлы кагыйдәләрнең VII бүлегендә билгеләнгән.

354 номерлы кагыйдәләрнең 80 пункты нигезендә куллану өчен расланган төрдәге һәм үлчәмнәрнең бердәйлеген тәэмин итү турында Россия Федерациясе законнары таләпләре нигезендә тикшерү узган исәпкә алу приборлары рөхсәт ителә. Исәпкә алу приборының расланган төргә туры килүе турында мәгълүмат, исәпкә алу приборын беренчел тикшерү датасы һәм исәпкә алу приборы өчен билгеләнгән тикшерү арасындагы аралык турында белешмәләр, шулай ук исәпкә алу приборын куллану шартларына карата таләпләр исәпкә алу приборына теркәлеп бара торган документларда күрсәтелергә тиеш.

«Үлчәүләр бердәйлеген тәэмин итү турында» 2008 елның 26 июнендәге 102-ФЗ номерлы федераль законның 13 статьясындагы 2 өлеше нигезендә үлчәү алу чараларын илкүләм аккредитация системасында аккредитацияләү турында Россия Федерациясе законнары нигезендә аккредитация узган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тикшерә.

 

Сорау: Коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборлары куелмаган бинада кулланучы вакытлыча булмый торса, электр, салкын су һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен законнарда яңадан исәпләү каралганмы?

Җавап: Аерым һәм (яки) гомуми (фатир) исәпкә алу приборлары куелмаган торак урынында кулланучылар вакытлыча булмаган очракта, коммуналь хезмәтләрнең аерым төрләре өчен түләү күләмен яңадан исәпләү тәртибе 354 номерлы кагыйдәләрнең VIII бүлегендә регламентланган.

354 номерлы кагыйдәләрнең 86 пункты нигезендә, урнаштыруның 354 номерлы кагыйдәләрдә билгеләнгән тәртиптә расланган техник мөмкинлеге булмау аркасында аерым яки гомуми (фатир) исәпкә алу приборлары куелмаган торак урынында кулланучы рәттән вакытлыча биш календарь көненнән артык булмый торса, коммуналь хезмәт өчен түләү яңадан исәпләнергә тиеш, 354 номерлы кагыйдәләрнең 4 пунктының «д» һәм «е» пунктчаларында каралган торак (торак булмаган) урыннарны ягып җылыту максатларына җылыту, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләре күрсәтүдән тыш.

Әгәр торак урын аерым яки гомуми (фатир) исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылмаган булса һәм шул ук вакытта аны урнаштыруның техник мөмкинлеге булмау 354 номерлы кагыйдәләрдә билгеләнгән тәртиптә расланмаса, түләү яңадан исәпләнми, җиңеп булмый торган көч нәтиҗәсендә торак урынында яшәгән барлык затларның булмавы тиешле документлар белән расланган очрактан тыш.

Җиңеп булмый торган көч Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 401 ст. 3 пунктында әлеге шартларда гадәттән тыш һәм туктый алмый торган хәл буларак билгеләнә.

 

Сорау: Аерым исәпкә алу приборлары куелмаган торак урынында даими яки вакытлыча яши торган гражданнар өчен коммуналь хезмәтләр күләме ничек билгеләнә?

Җавап: 354 номерлы кагыйдәләрнең 56 (2) п. нигезендә торак урынында даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнар булмый торганда коммуналь хезмәтләр күләме мондый бина милекчеләренең санын исәпкә алып исәпләнә. Күрсәтелгән норма җылылык буенча коммуналь хезмәтләргә кагылмый, 354 номерлы кагыйдәләрнең 42(1) пункты нигезендә, җылылык буенча коммуналь хезмәт күләме торак урын мәйданын исәпкә алып билгеләнә.

 

Сорау: Лифт җиһазларын карап тоту өчен түләү ничек исәпләнергә тиеш: бер квадрат метрга карапмы яки бер кешегә карапмы?

Җавап: РФ ТК 36 ст.1 өлешендәге 1 пункты нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә гомуми өлешле милек хокукы бирелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрнең 2 пункты һәм РФ ТК 36 ст. 1 өлеше нигезендә лифтлар, лифт шахталары һәм башка төрле шахталар, механик җайланмалар күпфатирлы йортта гомуми милек составына кертелгән.

РФ ТК 39 статьясы нигезендә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту чыгымнарын түләргә бурычлы.

РФ Торак кодексының 39 ст. 2 өлеше нигезендә, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту өчен биналарның милекчесенә йөкләгән мәҗбүри чыгымнар мондый йортта әлеге милекченең гомуми мөлкәт хокукындагы өлеш белән билгеләнә.

РФ Торак кодексының 37 ст. 1 өлеше нигезендә күпфатирлы йортта гомуми мөлкәт хокукындагы өлеш әлеге йорттагы бина милекчесенең гомуми мәйданы күләменә пропорциональ.

РФ Торак кодексының 158 ст. 1 өлеше нигезендә, күпфатирлы йортта бина милекчесе үзенә караган бинаны карап тоту чыгымнарын түләргә, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту чыгымнарында, торак бинаны карап тоту өчен түләү, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту өчен түләү юлы белән, гомуми мөлкәт хокукында үз өлеше белән катнашырга бурычлы.

Гамәлдәге Законның югарыда күрсәтелгән нормаларыннан күренгәнчә, күпфатирлы йортта гомуми милекне, шул исәптән лифт җиһазларын карап тоту һәм ремонтлау бурычы, күпфатирлы йортта гомуми милектәге милекче өлеше күләмен, ягъни биләгән мәйданның квадрат метрын исәпкә алып, бу йортта торак биналарның барлык милекчеләренә исәпләнгән булырга тиеш.

 

Сорау: Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүнең дөреслеге өчен кем җавап бирә?

Җавап: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 15 маендагы 416 номерлы карары белән Күпфатирлы йорт белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләре (алга таба – 416 номерлы кагыйдәләр) расланган, аларда тиешле оешмалар һәм затлар тарафыннан мәҗбүри рәвештә башкарылырга тиешле күпфатирлы йорт белән идарә итү стандартлары бар.

416 номерлы кагыйдәләрнең 4 пунктындагы "ж" пунктчасы нигезендә күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүне һәм эшләр башкаруны оештыру һәм, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча хезмәтләр күрсәтүне һәм эшләр башкаруны да кертеп, күрсәтелгән хезмәтләр һәм башкарылган эшләр өчен һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү, шул исәптән түләү документларын рәсмиләштерү һәм аларны күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә һәм биналардан файдаланучыларга җибәрү күпфатирлы йорт белән идарә итү стандартларының бер өлеше булып тора.

Шул ук вакытта, РФ ТК 155 ст. 15 өлеше нигезендә, РФ ТК нигезендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертә торган торак урынны наемга бирүче, идарәче оешма, башка юридик зат яки шәхси эшкуар, шулай ук аларның вәкиле дәүләт һәм муниципаль торак фондлары торак урыннарын наемга алучылар һәм торак урыннарның милекчеләре белән исәп-хисап ясарга һәм физик затларның түләүләрен кабул итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы түләү агентлары, шулай ук банклар һәм банк эшчәнлеге турындагы законнар нигезендә эшчәнлек башкаручы банкның түләү агентлары катнашканда, торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү алырга хокуклы.

354 номерлы кагыйдәләрнең 32 п. нигезендә башкаручы, тиешле шартнамә нигезендә, кулланучыларга түләү документларын китерү өчен, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү һәм түләү документларын кулланучыларга җиткерү өчен, оешма яки шәхси эшкуарны җәлеп итәргә хокуклы.

Шулай итеп, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү өчен җаваплылык күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларга йөкләнә.

 

Сорау: Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларда торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның дөреслегенә карата сораулар килеп туган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә?

Җавап: РФ ТК 165 ст. 2 пункты нигезендә, идарәче оешмалар гражданнарга аларның гаризалары буенча күпфатирлы йортларда һәм алардагы торак урыннарында гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләргә билгеләнгән бәяләр (тарифлар), билгеләнгән бәяләр (тарифлар) нигезендә түләү күләмнәре турында, күрсәтелә торган хезмәтләрнең күләме һәм сыйфаты турында, күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләргә бәяләр (тарифлар) һәм әлеге хезмәтләргә түләү күләмнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.

354 номерлы кагыйдәләрнең 31 пунктының "д" пунктчасы һәм 33 пунктының "б" пунктчасы нигезендә кулланучы башкаручыдан кулланучыга коммуналь хезмәтләр өчен белдерелгән түләү күләмен исәпләп чыгаруның дөреслеге турында белешмәләр алырга хокуклы, ә башкаручы, кулланучы мөрәҗәгать иткән очракта, коммуналь хезмәтләр өчен кулланучыга белдерелгән түләү күләменең, кулланучының бурычы яки кирәгеннән артык түләгән түләвенең дөреслегенә карата, кулланучыга исәпләнгән неустойкаларның (штрафларның, пеняларның) дөреслегенә турыдан-туры тикшерү уздырырга һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча кулланучыга дөрес хисапланган түләүләрне үз эченә алган документларны кичекмәстән бирергә тиеш. Кулланучыга аның үтенече буенча бирелә торган документлар җитәкче имзасы һәм башкаручының мөһере белән таныкланырга тиеш.

Моннан тыш, 354 номерлы кагыйдәләрнең 31 п. "р" пунктчасы нигезендә башкаручы теләсә кайсы кулланучыга аннан гариза алынган көннән башлап 3 эш көне эчендә кулланучы сорый торган хисап чорлары өчен күмәк (гомумйорт) исәпкә алу приборлары (булган очракта) күрсәткечләре буенча кулланылган коммуналь ресурсларның айлык күләмнәре (саны) турында, күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган урыннарда кулланылган тиешле коммуналь ресурсларның суммар күләме (саны) турында, коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын кулланып исәпләнгән коммуналь ресурслар күләмнәре (саннары) турында, гомумйорт ихтыяҗларына бирелә торган коммуналь ресурсларның күләмнәре (саны) турында язмача мәгълүмат бирергә тиеш.

Югарыда күрсәтелгән хокукый нормаларның системалы аңлатылуыннан күренгәнчә, кулланучыга түләүгә куелган суммаларны исәпләүнең дөреслеген раслау бурычы кулланучыга бирелергә тиеш, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү күрсәткече билгеләнгән тәртипне үтәүне раслаучы документлар, шул исәптән башлангыч мәгълүматлар исәбендә куллану хокукын раслый торган документлар белән расланырга тиеш.

Шулай итеп, торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауның дөреслегенә карата сораулар килеп туган очракта, алар әлеге хезмәтләрне күрсәтүчеләргә (ИК, ТМШ, ТТК һ.б.) аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Сорау: 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен түләү ничек исәпләнергә тиеш?

Җавап: 2019 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт кертелде.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү тәртибе 354 номерлы кагыйдәләр белән регламентланган. 354 номерлы кагыйдәләрнең 2 пункты нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте коммуналь хезмәтләргә карый.

Россия Федерациясе Торак кодексының 157 статьясы нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәте өчен түләү күләме Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә расланган каты коммуналь калдыклар җыелу нормативларыннан чыгып исәпләнә.

Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыкларны җыю нормативлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 12 декабрендәге 922 номерлы карары белән расланган.

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда яшәүче каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күләме аена 1 кешегә 71,95 сум тәшкил итә.

354 номерлы кагыйдәләрнең 148(34) һәм 148(36) пунктлары нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күләме торак урынында даими яшәүче һәм вакытлыча яшәүче кулланучылар саныннан чыгып, 354 номерлы кагыйдәләр нигезендә исәпләнә. Гражданнар торак урынында даими һәм вакытлыча яшәмәгән очракларда, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күләме мондый бинада милекчеләр санын исәпкә алып исәпләнә.

 

Сорау: Мондый коммуналь хезмәтләр тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән очракта һәм (яки) билгеләнгән озынлыктан артып киткән тәнәфесләр булса, торак урынын карап тоту буенча хезмәтләр һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү күләмен торак законнарында киметү каралганмы?

Җавап: Кулланучыга тиешле сыйфатта һәм (яки) билгеләнгән озынлыктан артып киткән тәнәфесләр белән коммуналь хезмәт күрсәтелгән очракта, 354 номерлы кагыйдәләрнең 98 пункты нигезендә, мондый коммуналь хезмәт өчен түләү күләме киметелергә тиеш.

Коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәү фактын билгеләү тәртибе 354 номерлы кагыйдәләрнең Х бүлеге белән регламентланган. Шулай итеп, коммуналь хезмәтләр тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән очракта кулланучы бу хакта идарәче оешманың авария-диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш. Коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү турындагы хәбәр Сезнең тарафтан язмача яки телдән (шул исәптән телефон аша) ясалырга мөмкин һәм авария-диспетчерлык хезмәтендә мәҗбүри теркәлергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү турында акт төзелә, ул кулланучы (аның вәкиле) һәм башкаручы (аның вәкиле) тарафыннан имзалана. Тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән хезмәт турындагы акт түләү күләмен яңадан исәпләү өчен нигез булып тора.

Күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешенчә карап тоту һәм тиешенчә ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкару очрагында яисә хезмәтләрне билгеләнгән вакыт озынлыгын артып киткән өзеклекләр белән күрсәтү очрагында торак урынны карап тоту өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.08.2006 ел, № 491 карары (алга таба – 491 номерлы түләү үзгәртү кагыйдәләре) белән расланган.

491 номерлы түләү үзгәртү кагыйдәләренең 15 п. нигезендә, хезмәт күрсәтүләрнең һәм эшләрнең тиешле сыйфатта булмавы һәм (яки) эшләрне билгеләнгән вакыт озынлыгын арттыра торган өзеклекләр белән башкару очрагында, бу очраклар сыйфатны бозу яки хезмәтләр күрсәтү яки эшләрне башкаруда өзеклекнең билгеләнгән вакытын арттыру актында чагылдырыла. Әлеге акт торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен киметү өчен нигез булып тора.

491 номерлы түләү үзгәртү кагыйдәләренең 16 п. нигезендә, торак урынны карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүдә яки эшләр башкарганда сыйфатны бозу яки өзеклекнең билгеләнгән дәвамлылыгын арттыру акты Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә (354 номерлы кагыйдәләрнең Х бүлеге) коммуналь хезмәтләрне күрсәтмәү яки коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәү турында акт төзү өчен каралган тәртиптә төзелә.

Шулай итеп, тиешле сыйфатта күрсәтелмәгән һәм (яки) билгеләнгән озынлыктан артып киткән тәнәфесләр белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү күләмен киметү мәсьәләсен хәл итү өчен, башкаручылар да, кулланучылар да законнарда билгеләнгән тиешле процедураларны үткәрергә тиеш.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 мае, 14:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International