Фатирны су басу турында мөрәҗәгать карау буенча инспекциядә күрелгән чаралар турында

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Кама торак инспекциясенә Түбән Кама ш., Сөембикә ур., 28 й., 40 ф. адресында яшәүчедән фатирны су басу турында мөрәҗәгать килде.

Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, 40 нчы фатир өстендә урнашкан чорма бүлмәсендә җылыткыч магистраленең торышы канәгатьләндерерлек түгел. 

Тикшерү нәтиҗәләре һәм инженерия челтәрләрен карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча, йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча чараларны вакытында күрмәү аркасында "ТКХ-8" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

"ТКХ-8" ИК ҖЧҖ адресына билгеләнгән тәртиптә чорма бүлмәсендәге җылыткыч магистраленә агымдагы ремонт эшләрен башкару күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International