Нурлат ш. башкарма комитетында йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә уздырылуы хакында

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның 21 декабрендә Чистай ЗТИ вәкилләре тарафыннан Нурлат ш. башкарма комитеты бинасында йорт эче һәм фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә уздырылды.

Киңәшмәдә Нурлат ш. башкарма комитеты, "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасы, идарәче оешмаларның һәм фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмаларның вәкилләре катнашты.

Түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- йорт һәм фатир эчендә газ җайланмасыннан ышанычлы файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү;

- Чистай ЗТИ белән "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасы,  "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасы белән идарәче оешмалар арасындагы хезмәттәшлек; "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасы белән фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар арасындагы хезмәттәшлек;

- йорт эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамә төзү, үтәү тәртибе һәм шартлары;

- йорт һәм фатир эче газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы затларга карата, шулай ук йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын диагностикалауга карата таләпләр.

         Киңәшмә йомгаклары буенча оешмалар белән торак инспекциясе арасында хезмәттәшлек урнаштыру турында карар кабул ителде: фатир эче газ җайланмасыннан файдаланганда гражданнар тарафыннан куркынычсызлык таләпләре бозылу очраклары ачыкланганда, идарәче оешмалар һәм фатир эче газ җайламнасына техник хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмалар мәгълүматны "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасына җибәреп торачак. Тиешле тәртиптә хокук бозучыларга карата рәсмиләштерелгән материаллар "Нурлатгаз" ЭПИ газ белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан административ йогынты чараларын күрү өчен Чистай ЗТИ җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International