Футбол буенча дөнья чемпиоанты 2018 әзерләнү

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Футбол буенча дөнья чемпионаты ФИФА-2018 уңаеннан террорчылык актларына юл куймау һәм гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган башка төрле иҗтимагый-куркыныч эшләрне булдырмау максатында, ЭЭМ территориаль органнары хезмәткәрләре тарафыннан Казан ш. күпфатирлы йортлары чорма һәм подвал бүлмәләренә үтеп керү мөмкинлеге булу-булмавы предметына карала. Ачыкланган җитешсезлек очраклары турында мәгълүмат Казан шәһәре торак инспекциясенә җиткерелә. Әлеге дата буенча чорма һәм подвал бүлмәләренә керә торган урыннарында бикләгечләрнең булмавына яисә аларның төзексез булуына кагылышлы 150дән артык җитешсезлек очрагы турында белешмәләр килде. КШТИ тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә РФ Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган "Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары"ның 3.3.5 һәм 3.4.5 п. бозу очраклары бетерелде, подвал һәм чорма бүлмәләренә үтеп керү мөмкинлеге чикләнде, бикләү җайланмалары төзекләндерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International