Күпфатирлы йортта йорт эче газ җайланмасын эксплуатацияләү өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында.

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан "Зима ИК" ҖЧҖ һәм "Зима" ТМШ карата уздырылган тикшерү барышында кышкы чорда күпфатирлы йортларда вентиляцияләү һәм төтен чыгару канналларының техник торышын даими тикшереп торуларны бозу очраклары ачыкланды, шунлык белән РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә йорт һәм фатир эче газ җайланмаларыннан файдаланганда һәм аларны карап тотканда куркынычсызлык тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләренең 12 п. таләпләре бозылган һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча квалификацияләнүче административ хокук бозу составын тәшкил итәләр.

Ачыкланган җитешсезлекләр өчен "Зима ИК" ҖЧҖ һәм "Зима" ТМШ юридик затларына карата Биектау МР прокуроры тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча эш кузгату турында карарлар чыгарылды.

Административ хокук бозу турында карарга ярашлы рәвештә йорт белән идарә итүче оешмага ТР ДТИ тарафыннан кисәтү чыгарылды. Хәзерге вакытта әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International