Газ – уенчык түгел ул!

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Менделеевскида Дуслык урамы, 11а адресы буенча углекислы газ белән агулану очрагы булган, анда 7 кеше һәм аларның 5 се балалар – зыян күргән. 

Горгаз мәгълүматлары буенча: ике ай элек йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрелгән һәм хокук бозулар билгеләнмәгән.

Һәлакәт алдыннан иске су җылыткычны яңасына үз белдеге белән алыштырганнар, эшләр газ хезмәтләре белән килештермичә башкарылган. Углекислы газны тулысынча читкә чыгару тәэмин ителмәгән, дип фаразлана. Зыян күрүчеләр хәзер хастаханәдә ята.

Барлык шартлар да ачыклана һәм булган хәлләр Торак инспекциясе контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International