1 апрельдә Казанда санитар чистарту буенча икеайлык старт ала

2014 елның 4 апреле, җомга

Бүген Казанда санитар чистарыну һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт ала. Әмма чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча төп эшләр чара тәмамланганчыга кадәр бер ай алдан – инде май бәйрәмнәренә кадәр үк төгәлләнергә тиеш.

Чүплекләргә һәм тиешсез җирләрдәге чүп-чар  урыннарына, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләр еш кына машиналарын куя торган яшел зоналарга һәм ишегалларындагы балалар мәйданчыкларына зур игътибар биреләчәк.

Икеайлык кысаларында районнардагы территорияләр башкарылган эшләр актын имзалау юлы белән кабул ителәчәк. Шул ук вакытта төп игътибар юлларның, ишегалды территорияләренең, чүп әрҗәләре урнашкан мәйданчыкларның чисталыгына юнәлдереләчәк. Кабул итүдән баш тартуга төп сәбәпләр – чүпләнгән территорияләр, буялмаган кече архитектура формалары, коймалар, утыргычлар, балалар мәйданчыкларындагы элементлар, подъездлар төбендә чүп савытлары булмау, чүплек мәйданнарының һәм чүп әрҗәләренең тиешле торышта булмавы, йортларның фасадларында төрле язулар булу, басма мәгълүмат чаралары ябыштырылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International