2014 елның 8 апрелендә Чаллы зонасы торак инспекциясе җитәкчесе халыкның тормышын тәэмин итү һәм шәһәр төзелеше буенча даими комиссия утырышында катнашты. Депутат комиссиясе утырышында шәһәрдәге хисап үзәгенең һәм “Ремжилстрой” ҖЧҖ, “Мәхәллә” ҖЧҖ идарәче компанияләренең эшчәнлеге каралды. “ГРЦ” ҖЧҖ эшчәнлегендә үтәкүренмәлеклекне арттырырга һәм йортлар белән идарә итүдә КФЙ советларының катнашуын активлаштырырга кирәклеге турында карар кабул ителде.