Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитетында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе башлыгы катнашында атналык режимда Түбән Кама ш. һәм Түбән Кама районының торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2014-2015 елгы ягулык сезонына әзерләү буенча штаб утырышлары уздырыла.
2014 елның 1 июленә карата, үзәктән җылытылучы 890 КФЙ арасыннан йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдыру һәм тыгызлау актлары 440 КФЙ (үзәктән җылытылучы күпфатирлы йортларның гомуми саныннан 51%ы) бар, ә торак йортларның киләсе ягулык сезонына әзерлеге буенча паспортларны 239 КФЙ (барлык КФЙның 36%ы) алган.
Планлы һәм плансыз тикшерүләрне үткәргәндә инспекция торак йортларны кышка әзерләүне контрольдә тота. Ачыкланган хокук бозулар буенча ИК һәм ТМШларга аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелә. Идарәче оешмаларның “Торак фонды мониторингы” мәгълүмати-аналитик системасындагы эшенә: ягулык системаларын юдыру һәм тыгызлау актларын, җилләткеч (төтен юллары) эшен тикшерү актларын, йортларның киләчәк ягулык сезонына әзерлеге паспортларын урнаштыруга аеруча зур игътибар бирелә.