Капиталь төзекләндерү турында мәгълүмат

2014 елның 29 июле, сишәмбе

06.03.2014 ел, № 142 ТР МК Карары нигезендә 40 муниципаль райондагы 793 торак йорт 2014 елгы  капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. Финанслау күләме - 4,68 млрд. сум. Торак фонды мониторингы мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләре буенча, башкарылган эшләрнең күләме 3776,13 миллион сум яки программаның 81 процентын тәшкил итә.

2014 елның 25 июленә карата программага кертелгән барлык күпфатирлы йортларда да эш башланган.

2014 елда капиталь төзекләндерелүче йортларда башланган эшләрнең төрләре:

җылылык белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 249 йортта;

кайнар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 122 йортта;

салкын су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 330 йортта;

су бүлү системасын төзекләндерү – 322 йортта;

электр белән тәэмин итү системасын төзекләндерү – 278 йортта;

түбәне төзекләндерү – 404 йортта;

фасадны төзекләндерү/җылыту – 448 йортта.

27 муниципаль районда (Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Казан ш., Чаллы ш., Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче) 154 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

2014 елгы капиталь төзекләндерү барышында Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2 256 тапкыр күпфатирлы йортларда тикшерү үткәрелгән, җитди бозулар өчен 14 күрсәтмә бирелгән, билгеләнгән вакытка 13 күрсәтмә үтәлгән. Калганнары ТР ДТИ контролендә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International