12 май көнне Әлмәттә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов катнашында ӘМР торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча координацияләү советының утырышы булды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

12 май көнне Әлмәт шәһәренә эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Ринат Хәйров, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисовалар килде. Алар ӘМР торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча координацияләү советы утырышында катнашты, анда шулай ук идарәче компанияләрнең һәм ТМШ, ресурслар белән тәэмин итүче компанияләрнең җитәкчеләре һәм йортлар буенча өлкәннәр чакырылган иде.

Шулай ук Әлмәт дәүләт нефть институтында мөгаллимнәр һәм студентлар белән очрашу булды. Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов үзенең чыгышында студентларны йорттагы гомуми мәсьәләләрне хәл иткәндә актив булырга чакырды. “Торак милекчеләре булганда сез актив тормыш позициясен белдерергә тиеш, әгәр сез хәл итмәсәгез, сезнең өчен хәл итәчәкләр”, - диде ул.

ТКХ белем алу үзәге бинасында “Имин шәһәр” (“Безопасный город”) компаниясенең “акыллы домофон” урнаштыру буенча пилот проекты күрсәтелде, Сергей Крайнов йортлар буенча өлкәннәр белән дә аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International