Спас районының Болгар ш. “Шеронова 23” ТМШ карата бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

2016 елның май аенда Спас районының Болгар шәһәрендәге “Шеронова 23” ТМШ карата урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турындагы күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә тора.

2016 елның 9 августында Чистай ЗТИ тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу, энергияне саклау турындагы закон бозылу очракларын юкка чыгару чоры узган 11 күрсәтмәнең үтәлеше урынга чыгып планнан тыш тикшерелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 6 күрсәтмә үтәлгән, актлар белән ябылган. 5 күрсәтмә буенча бары тик аерым-аерым җитешсезлек очраклары гына бетерелгән, ягъни бу күрсәтмәләр тулы дәрәҗәдә үтәлмәгән.

Билгеләнгән чорда законлы күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен “Шеронова 23” ТМШ карата РФ КоАП 19.5 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство буенча җәмәгать судына җибәрелде.

Җитешсезлекләр бетерелмәгәнгә күрә вазифаи затка – “Шеронова 23” ТМШ рәисе адресына 2016 елның 11 сентябренә кадәр үтәү чоры белән яңа күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International