КФЙ җитешсезлекләр белән капиталь ремонтлау

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Җиңүгә 40 ел урамы буенча 43 нче торак йортның капиталь ремонтына карата контрольлек итү чаралары барышында инспекторлар тарафыннан салкын, кайнар су белән тәэмин итү; су бүлү һәм җылыту системаларын ремонтлаганда технологик процессларны җитди бозу күренешләре ачыкланды. Эш төрләренә карата проектлар юк. Подряд шартнамәләрен теркәү эше ТР ДТИ тарафыннан үткәрелмәгән. Барлыкка килгән хәлдә инспекция "Челныстройремонт" ИО ҖЧҖ Идарәче компаниясенә, әлеге КФЙ белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма буларак, җитешсезлекләрне юкка чыгарганчыга кадәр эшләрне туктату бурычын йөкләде. Җитешсезлекләр турындагы мәгълүматлар Чаллы шәһәренең Башкарма комитетында капиталь ремонт буенча штабта җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International