Түбә тышчасының төзексез булуы

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә түбә катламының төзексез булуына кагылышлы мөрәҗәгать килеп иреште.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, "Нефтьче" ИК тарафыннан торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куелган. Мөрәҗәгать итүченең фатирын тикшерү вакытында 5 катның баскыч мәйданында да стенада һәм түшәмдә түбәдән су үтү эзләре ачыкланды.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карары нигезендә "Нефтьче" ИК ҖЧҖ вазыйфаи заты, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Хәзерге вакытта күрсәтелгән эшләрнең үтәлеге БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International