2017 елның июнендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан "Базарлы Матак ав. идарәче компаниясе" ҖЧҖ (2017 елның маенда башланды) һәм "Спас районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде, шулай ук Нурлат шәһәрендә "Уют" ИК ҖЧҖ һәм "Алексеевск районы ИК" ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелә (хәзерге вакытта үткәрелә, әле төгәлләнмәгән).

 Планлы тикшерүләр барышында, аталган ИК гомуми мәйданы 62,252 мең кв. метр булган 58 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 212 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 49 күрсәтмә бирелде. 

2017 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 54 тикшерү үткәрелде, аларның 35 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 19 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның июнендә Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 433,46 мең кв. метр булган 208 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 304 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 98 күрсәтмә бирелде.

Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 8 беркетмә төзелде. Җәмәгать судыннан идарәче оешмаларның вазыйфаи затларын гомуми 4000 сумлык штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында 4 карар алынды.

2017 елның июнендә Чистай ЗТИ гражданнардан 29 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 8е урынга чыгып тикшерелде, аларның 6сы инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде); 11 мөрәҗәгать буенча документар тикшерүләр үткәрелде.

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның июнь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 535 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International