Тәмәке тартучыларны җаваплылыкка тарту

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап 30 июненә кадәр булган чорда физик затларга карата "аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән тыюны бозу" РФ КоАП 6.24 ст. буенча 1201 административ эш карап тикшерелде.

ТКЗТИ тарафыннан гомуми 584 500 сумлык административ штрафлар билгеләү турында карарлар чыгарылды, хокук бозучылар тарафыннан аның 129 000 сумы түләнде, бу тәмәке тартучыларның гомуми саныннан 22%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International